Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лениногорск шәһәрендә Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды

Людмила Аланлы – лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы.

13 мартта Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Әлмәттә яшәп, иҗат итүче күренекле яшь шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, Болгар радиосы “Милли музыка” премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырчы, композитор, автор-башкаручы, талантлы карендәшебез Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды.

Людмила Аланлы – лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Ул җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Аның җырларында керәшен халкының борынгы йола-гадәтләре чагыла. Бу җырларны танылган җырчылар зур сәхнәләрдән башкара. Алар арасында Салават Миннеханов, Гүзәлем, Эльмира Сөләйманова, Алсу Абелханова, Рамил Галимзянов, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар бар. 

Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды, шигырьләре, ул иҗат иткән җырлар яңгырады. Автор үзе дә шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Без аның иҗаты белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Онытылмас, җылы очрашу өчен Людмила Аланлыга барлык китапханә хезмәткәрләре, якташлары, төбәктәшләре, киң кырлы иҗатын яратучылар исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, яңа иҗат үрләре теләп калабыз! – диде китапханә хезмәткәрләре.

Очрашуда Людмила Аланлының иҗатташ дуслары, гомумән, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, остазлары, фикердәшләре, каләмдәшләре, туганнары чыгыш ясады.

Людмила Аланлының тормышка мәхәббәт уята торган шигырьләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә, хөрмәт итә. Иҗат үрнәкләре залда утырган барлык тамашачыларга тирән тәэсир итте. 

Фото: Лениногорск Үзәк китапханәсе социаль челтәрләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев