Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александра түти тормышында булган авыр еллар турында сөйләде

Балык Бистәсе районының Иванай авылы клуб хезмәткәре тыл хезмәтчәне Александра Михайлова янында булган.

Әти-әниләренең, әби-бабайларының, укытучыларның, дусларның хәлләрен сорашып тору - мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары.
Ә менә олы кешенең ничек яшәп ятуы белән кызыксыну, аңа ярдәм итү икеләтә саваплы.
Соңгы арада нигәдер кешеләрнең үзара йөрешүе, хәл белешүе сирәгәеп бара. «Ничек хәлләр» дигән сорау мәгънәсен югалта кебек.
Ә бит кешегә, бигрәк тә олыларга, йөрәккә үтәрлек итеп, «ни хәлең бар, ярдәм кирәкмиме» дип әйтү бик кирәк. Тирә-яктагыларның сиңа карата битараф булмауларын белү ничек рәхәт бит!
Шуны истә тотып, Иванай авылының клуб җитәкчесе Нина Евдокимова, авылда гомер итүче тыл хезмәтчәне - Александра Михайлова янында булган.


"Аңа быел 91 яшь тулды. Александра түтине туган көне белән котладык. Бик җылы очрашу булды. Рәхәтләнеп сөйләштек. Тормышында булган истәлеклекләре белән дә уртаклашты, авыр сугыш елларын да сөйләп үтте. Үзебезнең йола-бәйрәмнәр турында белгәннәрен безгә җиткерде. Балачагын, яшьлеген сугыш "урлаган" булса да, күңеле киң әбинең. Һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Кадерле әни hэм әби ул", - диде клуб җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев