Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда Кабан, Күсе, Үгез елында туган керәшеннәрне нәрсә көтә?

Астрологлар фаразынча, 2025 ел гороскоптагы 12 билге өчен дә зур үзгәрешләр, мөһим карарлар елы булачак.

Кабан (1923, 1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019 елгылар). Агым уңаена йөзүдән туктап, үз уйларын тормышка ашыра ала. Февральдә мөһим мәгълүмат тупларга, план корырга ярый. Язын аларны тормышка ашырырга була. Май аенда ялгызларны күңелле танышу көтә, әмма җәйнең икенче яртысында күңелләренә шик үрмәли. Июньдә хезмәттәшләре, дуслары белән бергәләп эшләү яхшы нәтиҗә бирә. Июль башы мөһим сөйләшүләр өчен әйбәт. Көзге айларда үзенә артык бурычлар алмаска, җитди карарларга килмәскә. Аның каравы, кышын юлында очраган бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска кирәк. Шул чагында максатына ирешер. 

Күсе (1924, 1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020 елгылар). Тыныч тормыш, вакыт-вакыт, катлаулы чор белән алмашыныр. Андый чакта эчке тавышка колак салырга кирәк. Акча мәсьәләсендә туганнар арасында аңлашылмаучанлык чыгарга мөмкин. Аңа карап, мөнәсәбәтләрне начарга үзгәртүдән сакланырга. Язын эш урынында яңа бурычлар көтелә. Алар катлаулырак булган саен, иҗади якын киләчәк. Март-май айларында эшендә заманча яңалыклар көтә, аларга кагылышы идеяләре июньдә өстәмә табыш китерәчәк. Август-сентябрьдә рәсми документларга кул куйганчы, берничә мәртәбә укып чыгарга кирәк. Акчага бәйле шикле эшләрдән читтә торырга, автомобиль йөрткәндә сак булсын. Үзен яратырга, беркемгә дә үзенә басым ясарга ирек бирмәскә өйрәнергә вакыт. 

Үгез (1925, 1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021 елгылар). Ел башыннан тыныч кына барган тормышы 10 апрельдән үзгәрә. Май уртасына кадәр каршылык арты каршылык килеп чыгуы бар. Көтелмәгән яңалыкларның планнарын җимерүе мөмкин. Тыныч булып, сабырлыгын сакласын. Җәй айларында шәхси тормышына тыкшынырга юл куймасын, шул чагында пары белән мөнәсәбәтләре дөрес юнәлештә дәвам итәр. Июнь-июль — романтика, хыяллар, мәхәббәт ае. Сентябрь аенда көнкүрештәге вак-төяк күңелсезлекләрнең гаилә көймәсен комга терәвенә юл куймасын. Көз узганда калган кеше белән очраштырыр, башын җуеп, хисләр ташкынына чумганчы, салкын акылын эшкә җиксен. Декабрьдә кирәксез чыгымнарны киметсен, алар юньлегә илтми.

Елан. Ат. Кәҗә.елында туганнар өчен

Маймыл. Әтәч. Эт. елныда туганнар өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев