Маймыл, Әтәч, Эт елында туганнарны 2025 елда нәрсә көтә?
Астрологлар фаразынча, 2025 ел гороскоптагы 12 билге өчен дә зур үзгәрешләр, мөһим карарлар елы булачак.
Яшел агач елан елы барысын да ныклап уйлап, акыл белән эш итүчеләр өчен уңышлы һәм вакыйгаларга бай булыр дип көтелә.
Яшел агач елан – зирәклек, стратегик фикерләү, үзгәрешләр символы. Ул – теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмау, яңарыш гәүдәленеше дә.
Маймыл (1920, 1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016 елгылар). Парлы маймылар арасындагы мөнәсәбәт февральдә кискенләшә. Аңа юул куймау маймылның үзенә бәйле. Май бәйрәмнәреннән соң, уңай вакыт көтелә. Җәйге айлар аның үзе өчен әһмиятле мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен әйбәт. Көз көне эшкә кагылышлы кызыклы тәкъдимнәр, мөмкинлекләр турында белү файдалы булыр. Ел азагында көтелмәгән төрле хәлләр аның планын бозарга мөмкин. Ул хәлләргә карата фикерен үзгәртсә, яңа мөмкинлекләр ачылачак.
Әтәч (1921, 1933, 1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017 елгылар). Йога белән шөгыльләнү, акварель белән рәсем ясау, шигырь язу, көндәлек алып бару өчен яхшы ел. Язын хезмәт баскычы буйлап күтәрелә ала. Май һәм июнь – мөмкинлекләр ае, үз таланты белән башкардан аерылып тору өчен яхшы. Әмма көнчел кешеләр дә барлыгын онытмасын. Аавгуст-сентябрь пары белән ике арадагы мөнәсәбәтләр хакында уйлану, артык йөктән котылу вакыты да. Әгәр дә ике араны сакларга теләсә, вакытны күбрәк бергә уздыру, каядыр бару җаен карарга кирәк. Ялгызлар май-август айларында үз тиңен очратырга мөмкин.
Эт ( 1922, 1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018 елгылар). Ниаять, алар бераз җиңел сулаячак. Тормыш та үз агымына кайта. Яз – бер команда булып эшләр өчен яхшы, Бергәп озаграк эшләгән саен, максатына ирешү мөмкинлеге дә арта. Апрель аенда ялгызлар яр таба ала, гаиләсе булганнарның арасы ныгый. Яз көне үзе хыялланган эшне табу, табышлы алыш-биреш көтә. Июнь-июль айларында көнчелек чиренең авыр проблемага әйләнүе бар. Түземлек сорала. Көзне үз сәламәтлеген кайгырту өчен әйбәт. Кыш – ачышлар ае, әмма кәефне җибәрә тогран күңелсезлекләр килеп чыгуы бар. Акча мәсьәләсендә игътибарлы булырга, кыйммәтле әйбер алганда чекларны җыеп барырга кирәк. Аларның соңрак кирәге чыгар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев