Хәбәрләр

Вадим Захаров балалар өчен бәйрәм оештырган

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров изге эшләр эшләп йөри.

Шушы көннәрдә Вадим Борисович дуслары белән балалар йортына барган. Алар балаларга тәм-томнардан зур табын корып, коймак пешереп, концерт куеп кайтканнар.

«Һәр елдагыча, матур традиция буенча, без Илсур абый һәм дуслар белән бирегә җыелып, балалар өчен бәйрәм оештырабыз. Балалар өчен мондый очрашулар – чиксез шатлык, күңелле мизгелләр һәм онытылмаслык хисләр. Аларның йөзләрендәге елмаюны күрү, күзләрендә бәхет очкыннары тою – үзе зур сөенеч. Дуслар, әгәр сезнең дә вакытыгыз, мөмкинлегегез булса, бу балаларга шатлык бүләк итегез. Кайвакыт бер җылы сүз, игътибар, бергә үткәрелгән вакыт үзе дә зур бәхет китерә», – дип язган Вадим Захаров үзенең социаль челтәрендә.

Вадим Захаров төркеме белән балаларга концерт та куеп кайткан
Вадим Захаров төркеме белән балаларга концерт та куеп кайткан

Фотолар видеодан скрин.


Нет комментариев