Хәбәрләр

Түбән Кама укучылары Покрау бәйрәме белән таныштылар

Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбенең 2нче класс укучылары шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йортында кунак булдылар. Алар керәшеннәрнең Покрау бәйрәме белән якыннанрак таныштылар.

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте балалар өчен «Покрау житте, көз утте» дигән интерактив фол-дәрес оештырган. Чараны «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм Керәшеннәр җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова алып барган, ә уеннарны Марьяна Бухарова һәм  Галина Самойлова уздырган. «Җиз кыңгырау» ансамбле солисты Кирилл Шакиров Геннадий Макаровның «Думбыра» җырын аеруча яратканнар.

«Балалар керәшеннәрнең, шул исәптән Түбән Кама районы керәшеннәренең ничек яшәвен белделәр. Милли уеннарда актив катнаштылар. Шулай ук, керәшеннәрнең традицион баш киемен дә киеп карадылар. Ноябрь аенда алар үз мәктәпләрендә узачак зур фестивальдә керәшен культурасын күрсәтәчәкләр, шуңа да әлеге дәрес алар өчен бик файдалы булды. Традицияләребез белән якыннанрак таныштылар», – дип язды оештыручылар.

Фолк-дәресне оешытручылар
Фолк-дәресне оешытручылар
Ольга Вәлиуллина балаларны
Ольга Вәлиуллина балаларны "Покрау" бәйрәме белән таныштырды

Фотолар: Эльмира Гыйльметдинова


Нет комментариев