Хәбәрләр

Җәкәү йортында «Покрау утырмасы» булачак

Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә музыкаль кичә булачак.

21 нче октябрь көнне Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан «Җиңгәчәйләр» халык фольклор ансамбле катнашында «Покрау утырмасы» дип аталган чара булачак. Ансамбльгә кушылып җырлап, бераз ял итеп, аралашып кайтырга менә дигән!

«Җиңгәчәйләр» ансамбле 2015 елда, Виктор Спиридонов инициативасы белән оеша. 2017 елда коллективка «Халык ансамбле» исеме бирелә. Ансамбльнең элгәреге җыруларын һәм йола-гадәтләрне саклап, киләсе буынга җиткерә.

Музыкаль кичә кичке 18:00 сәгатьтә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узачак.

Керү ирекле.


Нет комментариев