Урта Баграж авылы атамалары: Чәтертән, Баклар арты, Бишаул юлы
Зәй районының Урта Баграж авылы атамалары белән Федора Краснова таныштырды.
Чәтертән — 1941-45 елгы сугыш елларында Сарсаз һәм Урта Баграж арасында — Петровка спирт заводы өчен торф чыгарылган сазлык. Әле хәзерге көннәрдә дә ул тирәләрдә техника бата торган урыннар бар.
Баклар арты — Чыбыклы МТСының ягулык-майлау материаллары сакланган урыны артындагы басу. Ә басу бетеп урман башланган урындагы сулык — «мунчала бөясе». XIX гасыр азакларында урман чишмәсен 3 урыннан буып, юкә кабыгын җебетеп, мунчала төшерү өчен ясалган сулык.
Барак юлы, Бишаул юлы — Урта Баграж аша үтеп, урман арты авылларын (Шыкмай, Түбән Биш һәм башка) Зәй белән тоташтырган юл. Ул — Бурсык елгасы, Фәрхенур чокырлары аша күпер салып, таш җәеп, сазлы урыннарда дренаж канаулары казып ясалган борынгы юл. Элекке юл авыл аша үтә иде, яңасы —авылдан читтә. Барак атамасы сугыш алды елларында агач әзерләүче артель яшәгән барак-йортлардан алынган.
Фәрхенур чокыры (чишмәсе) — 1941-1945 елгы сугыш чорында, Дүрт Мунча авылының Фәрхенур исемле тракторчы кызы, көзге караңгы төндә тракторы белән шул чокырга төшеп, трактор астында калып үлә. Исеме шуннан калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев