Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Олы көн — йөз ел элек

Казан керәшен педагогия курслары тыңлаучыларыннан берничәсенең 2021 елны язган «Минем балачагым» иншасыннан Олы көн (Пасха) бәйрәменә кагылышлы кайбер өзекләр

Педтехникумның әзерлек төркеме тыңлаучысы Андрей Федотов ТАССРның Лаеш өязендәге Кадрәк волостена кергән Алан-Полянка авылындагы Олы көн турында түбәндәгеләрне язган: «Майдан кар эри башлый һәм Олы көн җитә. Олы көндә кичке келәүгә баралар. Өйдә карчыклар белән вак балалар гына кала. Кичке келәүдән кайткач, икенче көнне вак балалар күкәй җыярга чыгалар. Күкәй җыеп, төш вакытына чаклы гына йөриләр. 

Төштән ары олылар, картлар-карчыклар рәткә йөри башлый. Үзләренең агай-энеләре белән өч көнгә чаклы рәткә йөриләр.

Безнең авылда Олы көн атнасында бер кеше дә эшләми. Олы көннән ары, җир кипкән елны сукага сабан ашлыгы чәчәргә чыгалар». 

Кече әзерлек төркеме тыңлаучысы Павел Золотов үз язмасында Лаеш кантонының Ключище волостена кергән Югары Мирәтәк авылындагы Олы көнгә хас йолаларга, уеннарга тукталган: «Олы көн керәшеннәрдә атна буе дәвам итә. Өченче көнендә тәре йөреше була. Чаң тавышлары яңгырый. Кешеләр җыелышып, өйдән-өйгә йөри башлыйлар.

Олы көндә кызлар күкәй тәгәртеп уйныйлар, ә егетләр — «орлянка» (өскә чөелгән тәңкәнең кайсы ягы белән төшкәнен әйтеп бирүчесе җиңүче була).

Кич җиткәч, егетләр һәм кызлар билгеле бер урынга җыелып, түгәрәк уены уйныйлар. Анда алар бер көйгә җыру әйтәләр. Түгәрәк уенда кияүләр дә катнаша. Уен карарга бик күп хатын-кыз һәм балалар җыела». 

Кече әзерлек төркеме тыңлаучысы Васса Николаева Мамадыш кантонының Шомырбаш волостена караган Дүртөйле-Субаш авылындагы бу бәйрәмне түбәндәгечә сурәтләгән: «Олы көн җиткәч, курчакларымны читкә алып куеп, урамда уйный башладым. Көн саен күкәй тәгрәтеп яки сөяк (бабки) ыргытып уйнадык. 

Бездә Олы көн һәрвакыт Кырыс атнадан соң, атнакөн башлана. Бу көнне иртә белән, кечкенә малайлар һәм кызлар үз туганнарыннан күкәй җыялар, ә олыраклары чиркәүләргә бара. 

Бездә Олы көн иң зур бәйрәмнәрдән санала, шуңа да аны бик күңелле итеп уздырабыз. Ул атна буе бара. Бу көннәрдә олылар кунакка йөри, ә кечкенәләр — уйный. Олы көннән соң бер атна узгач, шыйлык була».

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казханских кряшенских педагогических курсов» китабыннан.

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев