Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Керәшеннәрнең баш киемнәре: Ак яулык, чиккән яулык

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре күптөрле һәм үзенчәлекле.

Ак яулык

Сүрәкә бер вакытта да үзе генә киелмәгән, аның, өстеннән төрле яулыклар бәйләнгән. Борынгырак заманнарда сүрәкә өстеннән чалма ураган кебек, бистәргә охшаган «ак яулык» дип аталган ак тукыма ураганнар. Ул озын булган, озынлыгы — 2 метр, киңлеге — 40-45 сантиметр. Ак яулыкны күбрәк өлкән яшьтәге хатын-кызлар бәйләгән. Аның баш-башлары кызыл hәм кара ефәк жепләр белән борынгы чигү алымы (түгәрәк яулыктагы кебек) белән чигелгән. Ак яулык Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе якларында очрый.

Чиккән яулык

Сугыштан соңгы авыр 50нче елларда хатын-кызлар, гади генә тукымаларны матурласылары килеп, яулыкның почмагын чигә башлый. 

Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Анна Иманова үз әнисеннән калган һәм күршесе Мариянең чигүле яулыклары саклана. Алар — качлап чигелгән. 

Тагын бер чиккән яулык Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында яшәүче Мария Филипповада сакланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев