Керәшеннәрдә күмү һәм искә алу йолалары
Ольга Гыйльметдинова кеше мәңгелеккә күчкәндә уздырыла торган йолалар турында язды.
Кешенең җаны чыкканда янында якын кешеләре булса әйбәт. Өзелгәндә авызына иман әйтеп кач манган су салалар, йота алмаса иреннәрен майлыйлар. Аннары йөзен яулык белән каплыйлар. Өйдәге көзгеләрне, ялтыравык пыяла әйберләрне җәймәләр белән каплыйлар, лампада, яки шәм кабызалар, ул үле өйдән чыгып киткәнче янып торырга тиеш.
3 яки 5 кеше үленең тәне суынганчы җылы су белән, сабын, йомшак чупрәк, яки губка кулланып аны юалар. Юып бетергәч кач, яңа чиста киемнәр кидерәләр. Үлене юган суны кеше йөрми торган җиргә түгәләр. Шул арада ир-ат туганнары гроб әзерли. Гробның төбенә кипкән каен себеркесе яфраклары сыдырып салалар, аның янына әле бер уч сүс тә кирәк. Өстенә ак җәймә җәяләр, баш астына мамык мендәр куялар, кач манган су бөркиләр. Аннары үлене иман әйтеп гробка салалар. Аякларын бәйлиләр, сул кулына тәре тоттырып, уң кулын өстә калдырып бәйлиләр, маңгаена чиркәүдән алган иманнар язылган кәгазь (венчик) куялар. Гроб кырыйларына шәмнәр куеп, аларны кабызалар.
Иман укучы укый башлый. Элек үле белән саубуллашырга килгән кешеләргә сабынга уралган тегәрҗеп биргәннәр. Хәзер кулъяулык белән сабын өләшәләр. Төне буе гроб кырыенда туганнары Псалтирь укып чыгалар. Псалтирьны үлгән кешенең кырыгына кадәр көн дә укысаң әйбәт була. Үлене элек 3 көн өйдә кундырганнар. Хәзер икенче көнне күмәләр. Бездә әлбә пешереп, үленең култык астына кыстыралар, килгән кешеләргә дә өләшәләр. Монысы мәҗүсилектән калган йоладыр, дип уйлыйм. Үлегә я өйдә, я чиркәүдә отпевание үткәрелә. Гроб ишектән чыкканда үленең йөзе ишеккә караган була. Капкадан алып чыкканда вак акчаны кулъяулыкка төреп юл хәере бирәләр.
Тәре тоткан бала алдан бара. Гробны 6 кеше күтәреп бара. Качын, гроб капкачын өйләнмәгән егетләр күтәрә. Хатын-кызлар иман әйтеп озата. Кабергә дә кач манган су сибеп калырга кирәк. Зыяратта якыннары иман әйтеп, маңгаендагы венчикны, кулындагы тәрене үбеп бәхилләшкәч, аяк-кулларын чишәләр, йөзен каплагач, җәймә өстенә кач формасында гүр балчыгы сибәләр. Урын сатып алу өчен дип, кабергә бакыр тәңкә чөяләр. Гробны кабергә төшергәч, озатырга килгән һәр кеше бер уч туфрак сибә. Зыяратка кергәндә дә, чыкканда да кач кылырга кирәк.
Үлене алып чыгып киткәч, өйдә калучылар идәннәрне ишек катыннан түргә таба юып чыгаралар, мунча ягалар. Искә алу өчен өстәл әзерлиләр, өстәлдә коймак, бал, кутья, сөттә пешкән бодай боткасы (уразада борчак боткасы), кесәл булырга тиеш.
Үлгән кешенең өчесен, тугызын, кырыгын, еллык ашын якын кешеләрен чакырып үткәрәләр. Таба исе чыгарыла, табынга кесәл, бал, ботка куела. Аштан соң ялгыз әбигә хәер илтәләр. Ашларда үлгән кешенең истәлеге булыр дип, сөлге, яулык, кашык, тәлинкә, чынаяк, кулъяулык, тастымал, носки кебек әйберләр өләшәләр.
Кырыгы, еллык ашы көнне зыяратка барып, чакырып кайту йоласы бездә дә бар. Аның өчен түр башында урындыкка мендәр куела, каршысына табак белән кашык, табындагы ризыклардан өлеш бер бокалга салынып барыла. Аш тәмамланыр алдыннан иманнар укып, урамга чыгып зыярат юлына таба озаталар. Бокалдагы ризыкны «тукланып ятсын», дип, койма аша капканың сул ягына салалар.
Олы көнгә өч көн кала үлеләр мунчасы ягалар. Хуҗалар көндез үзләре юынып чыккач, ләүкәгә суны тазга тамамлап салып, себерке, сабын, тарак, май куеп, эссе салып «Әммәгез дә, әрберегез дә шушы мунчага килеп чабыныгыз», — дип ишекне бикләмичә чыгалар.
Олы көн үткәч, зыяратка барып, кабер өсләрен чистартып кайтабыз, чөнки Пасхадан соң 10 көн үткәч үлеләр Пасхасы көнне кызыл күкәйләр, куличлар алып үлгән туганнарыбызны сыйларга зыяратка барабыз. Ничек тә иртәрәк барырга тырышырга кирәк, чөнки ул көнне үлеләр зыярат капкасы янына тезелеп үзләренең туганнарын көтеп торалар, дигән ышану яши.
Без исән чакта үлгән туганнарыбызны иман укып искә алып торырга тиешбез. Зыяратка барып, кабер өсләрен карап тору исәннәрнең изге бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев