Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Керәшен ир-егетләре күлмәге үзенчәлеге

Ирләр белән хатын-кызлар киемнәренең өлгеләре нык аерылмый, бары тик озынлыгы белән. Күлмәкләр өчен ак, кызык, кара төсләрне чиратлап, вак шакмаклы итеп сукканнар.

Бүгенге сандыкларда балалар күлмәкләре бөтенләй сакланмаган. Ирләр күлмәкләре дә аз калган. Шулай да, әле аларны күрергә була. Өлгеләре белән ирләр күлмәкләре хатын-кыз күлмәкләре өлгеләреннән әллә ни аерылмый, бары тик озынлыгы белән генә. Яка — шул ук утыртма яисә бөтенләй якасыз, соңгылары эш күлмәкләре. Туры муен уемы уелган күлмәкләр соңгы чорларга карый. Элеккеге күлмәкләр кыек уемлы. Күлмәкнең изүе каптырмага эләктерелгән. Соңрак бәйрәм күлмәкләренә төймәләр такканнар. Тезелеп төшкән төймәләр хуҗасының матди ягын күрсәткән, чөнки алар нәрсәдән ясалуына карап, кыйбат бәядән булган.

Җиң кул чугына таба тараеп килә, беләзексез. Элгәреге алачадан тегелгән ирләр күлмәге озын, тездән бер сөям югарылыкта булган. Күлмәк бер чакта да эзәрсез киелмәгән. Эзәр — ирләр күлмәгенең бер элементы. Билдән буып бәйләнгән. Аны йон җепләрдән ишеп яисә орнаментлар белән бизәп тукыганнар. Бигрәк тә кияүгә кыз бүләк иткән эзәрләр матурлап сугылган,
баш-башлары чукланган булган.

Эзәр башларындагы чачаклар, чуклар саклавыч ролен үтәгән. Чөнки, борынгы бик күп халыклар, чачак-чукларның сакраль көченә ышанганнар, галәм белән тоташтыручы, кешене тискәре көчләрдән саклавыч итеп кабул иткәннәр.

Керәшеннәрдә эчке эзәр һәм тышкы эзәр бар. Эчке эзәр күлмәк өстеннән буып бәйләнсә, тышкы эзәр җылы, калын киемнәр өстеннән буылган. Тышкы эзәрләр, күбесенчә, сугылган һәм 10-15 сантиметр киңлектә озын булганнар. Шуны искәртик, эзәр бик борынгыдан килгән кием комплексының бер элементы һәм ул күп халыкларда киң таралган.

Элгәреге хатын-кызлар да тар, озын, төсле җепләрдән сугылган эзәрләр бәйләгәннәр, бигрәк тә кеше арасына чыкканда. Хәзер инде күп як керәшеннәрендә эзәр юк, күбрәк нагайбәкләрдә генә сакланган.

Фото: Алиса Ахметшина

«Мирас» («Наследие») китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев