Янсуарның элгәреге тормышы, йолалары
Казан өчьеллык керәшен педагогия курслары тыңлаучысы Татьяна Рашеваның ТАССРның Лаеш кантонындагы Ключище волостена кергән Янсуар авылы кешеләре турындагы язмасы (13 июль, 1921 ел).
Безнең авыл Янсуар дип атала. Ул Казан губернасының Лаеш кантонындагы Ключище волостена керә.
Бу авыл Нырса елгасы агымы уңае юнәлешендә урнашкан. Ул төньяктан — тулысынча басу-кырлар, ә көнчыгыштан көнбатышка таба — урман, көньяктан таулар һәм кыр белән уратып алынган.
Авылда җитмеш хуҗалык, шуларның егермесендә — руслар, иллесендә керәшеннәр яши. Алар игенчелек, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Хатын-кызлар йорт-җирдәге эшләрне карый, киндер суга. Ул киндердән алар үзләренә кием тегәләр. Тукыма туку өчен аларның махсус приборлары бар: станоклар, әзерләнгән җепләр (цепки).
Олы көн (Пасха) бәйрәменнән соң хатын-кызлар туку эшенә тотыналар. Язгы Микулага алар бу эшне тәмамлыйлар. Иртәдән кичкә кадәр бакчада утырып, үзләренә кием тегәләр. Керәшеннәр киеме: ике балиткәле күлмәк, алъяпкыч, алар анда акча салып йөриләр, ә кызлар акчаны күкрәк турысында йөртәләр.
Һәр көнне яшьләр капка төбенә чыгып утыра. Атна көн һәм олы бәйрәмнәрдә түгәрәк уеннар уйныйлар. Картлар түгәрәк әйләнеп карап йөри. Әгәр дә яшьләр түгәрәк уенга чыкмаса, картлар: «Йолалар үтәлмәгәнлектән, хәзер яңгыр да, уңыш та юк», — диләр.
Җәй көне керәшеннәр Тройсынны атна буе диярлек бәйрәм итә. Болынга чәчәк җыярга баралар. Тройсын көнне елгага барып, суга тасма агызалар. Һәм бу дөньяда күпме яшәячәкләрен юрыйлар. Әгәр дә суга салынган тасмасы төпкә китсә, ул кешене үләчәк, дип ышанганнар. Әгәр дә тасма суда батмаса, аны суга салган кеше озак яшәячәк, дигәннәр. Башта, гадәттә, арадан — иң олыcына, аннан соң — уртанчысына һәм алга таба шул тәртип буенча юраганнар.
Тройсынга кадәр, кичатнада Симекне бәйрәм итәләр. Яше дә, карты да — барысы бергә кырга, олы юлга чыгалар. Ике төркемгә бүленеп, ат чабышы башланганын көтәләр. Атларны бистәрләр белән бизиләр. Кыр уртасына багана утыртып, аңа да бистәрләр эленә. Атлар чабышы башлана. Иң беренче булып килгән атка иң яхшы бистәрне бирәләр. Ә ул бистәрләрне шушы елда гына кияүгә чыккан яшь киленнәр җыя.
Картлар бер-берсенә кунакка йөри. Башка йолалар үтәлми.
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев