Элгәреге ырымнар: күзгә арпа чыкса, берничә көн буе яңгыр яуса, тел очына төер чыкса
Питрәч районының Кәвәл авылыннан керәшенчә марафонда катнашучы Зоя Шипшова балачактан истә калган ырымнар белән уртаклашты.
Кечкенәдән миңа иң кызык тоелганы ул — имләү иде. Безнең Апанаслар нәселенең төп нигездәге Палый җиңгәбез бик оста иде. Кечкенә генә берәр нәрсә булдымы, без аңа йөгерә идек. Әле hаман да шулай. Кечкенә бала елый башладымы, аңа керәбез, ул имләп чыгара. Шуннан соң бала рәхәтләнеп йоклап китә иде. Күзгә арпа чыкса инде авылдагы ирләргә кадәр аңа килә. Истә калган ырымы шушы:
Бер, ике, өч, дүт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз -
Туфракка булсын.Тфу!
Бер, ике, өч, дүт, биш, алты, җиде, сигез, -
Сибелеп китсен!
Бер, ике, өч, дүт, биш, алты, җиде, -
Җилгә китсен!
Бер, ике, өч, дүт, биш, алты -
Аю күтенә булсын!
Бер, ике, өч, дүт, биш, -
Бизеп китсен!
Бер, ике, өч, дүт -
Шәүләгә булсын!
Бер, ике, өч -
Очып китсен!
Бер, ике -
Инеп китсен!
Бер -
Бетеп китсен!
Минем кулым түгел,
Ходай кулы булсын!
Име — томы шул булсын!
Тфу, тьфу, тфу!
Әле тагын шундый ырымнар бар иде. Җәй көннәрендә, көн аязмыйча, берничә көн буе яңгыр яуса, әбиләр өйрәткәнчә урамга чыга идек тә, кояшны чакыра идек:
Эт кояшы, тегеләй кит.
Безнең кояш, болай кил!
Кояш чык, чык, чык!
Болыт кач, кач, кач,
Без уйнарбыз җылыткач!
Тәти кашык базарда,
Майлы ботка казанда,
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга,
Әти кайткач базардан,
Ботка төшәр казаннан,
Кояш чык, чык, чык!
Рәхәт чаклар… Ышана идек бит, шул ырымнарга. Бөтен бала-чага шау китерә идек урамны. Без теләгәч, кояш чыгар, дип ышана идек. Кайвакытта, кояшы да чыгып куя иде аның...
Күз тигәннән имләү:
Күз тиергәннең күзе чыксын,
Күтәрә алмый биле сынсын.
Име-томы шул булсын.
Мунчада безне әбиләр юынып беткәннән соң шундый сүзләр белән су коялар:
Суы сарыксын, кызым калыксын
Карт әбиләрнең күте шатыр-шотыр килеп ярылсын.
Кызым сау булсын, озын гомерле булсын, дип телиләр, иде.
Рәхәтләнә идек шул сүзләрдән көлеп. Тел очына тоер чыккан чакта болай имлиләр:
Тел очына төер чыккан, кучсен аю күтенә,
Тел очына төер чыккан, кучсен бүре күтенә,
Тел очына төер чыккан, карт-карчыклар күтенә.
Каян килгән, шунда китсен,
Име-томы шул булсын, дияләр иде.
Әбиемнең яңа туган айны күргәч әйткән сүзләре хәтердә калган:
Ай курдем айман белән, авызым тулы иман белән. Айга яулык, миңа саулык.
Без дә шуны кабатлап үстек. Эле дә, айга соклансалар, оныкларга шул сүзләрне кабатлатам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев