Алан-Полян авылы атамалары
Лариса Кибякова Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы исеменең килеп чыгышы, авылдагы георграфик атамалар турында язды.
Авылыбызның исеме аланлыкта урнашканлыктан «Алан» дип йөртелгән. Авылга тугым алырга килгән рус һәм удмурт сәүдәгәрләре аны «Полянка» дип атаганнар. Тора бара «ка» сы төшеп калып, авыл «Алан-Полян» дип йөртелә башлаган.
Авылның нәкъ уртасында зур күл, шул күлдән зур кач тапканнар. Шуннан бирле ул күлне «Изгеләр күле» дип йөрткәннәр. Аны бик кадерләп тотканнар, күл әйләнәсенә агачлар утыртканнар. Күлнең суы белән идәннәр юарга ярамаган. Әгәр дә бу күлгә сокланып караган кеше булса аның тәннәренә кызарып ниндидер таплар чыккан.
Алан-Полян авылында бер елга ага, анда өч чишмә: «Арҗак чишмәсе»; «Урталык чишмәсе» — «Олы чишмә»; «Түбән чишмә».
Югары очта чишмәләр булмау сәбәпле алар «Урталык чишмәсенә» йөргәннәр. Ул гамәлне «Олы чишмә» дип йөрткәннәр. Бәйрәм көннәрендә шул чишмә башына җыелышып часовникта иман укыганнар.
«Олы чишмә» юлы өстендә тыкырыкта яшьләр кичке уенга чыкканнар. Бу тыкырыкның исеме «Уен тыкырыгы» булган.
Авылыбызда барлык кешедә дә кушамат бар, кушаматы булмаган кешене хәтерләмим дә. Бәләкәй чактан ук исемдә аръяк урамда яшәүчеләрнең кушаматлары белән бер кызык әйтем исемдә калган, кемнән өйрәнгәнемне дә белмим, ләкин хич онытмыйм.
Атау, атау аткан, яр читенә яткан.
Мулла челем капкан.
Чөмәр мунча яккан.
Песнәк кереп яткан.
Күпей күреп шаккаткан.
Закый турыга каткан.
Закый әбиләргә кара җырак дәдәй кайта торган иде Үзбәкстаннан, ул үз янына балаларны җыеп әллә нинди кызыклар сөйли торган иде. Без чирәмгә утырып аның сөйләгәнен яратып тыңлый идек. Бәлки шушы кара җырак дәдәй сөйләгәндер моны безгә. Бу бабайның бите кара кучкыл төсле иде, шуңа күрә бик яратып кара җырак дәдәй дип аның кайтканын көтеп тора идек, ул безне Үзбәкстаннан алып кайткан җимешләр белән сыйлый иде, гармун уйнап биетеп-җырлата иде.
Лариса Кибякова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев