Подполковник Эльмир Муфтахутдинов Яңа Мәлкән халкының горурлыгы
Көнчыгыш хәрби округының пилотсыз системалар полкы командиры, көчле рухлы карендәшебез подполковник Эльмир Муфтахутдинов мәктәп тәмамлауга, хәрби хезмәт сайлаган.
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы егете Эльмир Муфтахутдиновны карендәшебез дип язуның сәбәбе бар, әнисе — керәшен кызы Ирина Гурьева. Улларының яшьли үз гомерен хәрби хезмәткә бәйләвендә колхозның алыштыргысыз электригы булган әтисе Флюрның да (берничә ел элек вафат булган), мәктәптә повар булып эшләгән әнисе Иринаның да күпмедер дәрәҗәдә өлеше бардыр. Оясында ни күрсә, очканында шул, дип әйтергә ярата халык. Эш сөючән, тырыш гаиләдә үскән Эльмир укуда да алдынгы була, тормышта да җиңел һөнәр эзләми.
2007 елда мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлауга, Казан югары хәрби командирлар әзерләү училищесына юл тота. Училищедан хәрби белгечлек алып, лейтенант званиесендә чыккан егетне хәрби хезмәт урынына — Владивосток шәһәрендәге хәрби частьларның берсенә җибәрәләр.
Эльмирның хәрби хезмәттәге юлына күз салуга, аның тормышта үз урынын тапкан ныклы ихтыярлы хәрби икәне аңлашыла. 2011-2015 елларда ул мотоукчылар гаскәрендә взвод командиры була. 2015-2016 елларда — мотоукчылар ротасы командиры урынбасары. 2016-2018 елларда — мотоукчылар ротасы командиры, 2018-2022 елларда — мотоукчылар батальоны штабы начальнигы. 2022 елдан — мотоукчылар батальоны командиры. 2023 елдан — мотоукчылар полкы штабы начальнигы.
2022 елның 10 январендә Эльмир Муфтахутдинов җитәкләгән батальонны Ерак Көнчыгыштан көнбатыш юнәлешкә күчерәләр. Поезд Әгерҗе станциясе аша үтә. Эльмир станциядә кайчан буласыларын алдан белешеп, әнисенә хәбәр сала. Ирина Павловна берничә сумкага ашамлык, кирәк-ярак төяп, 31 яшьлек улын күреп калырга станциягә ашыга. Алар бөтен сугыш кирәк-ярагы төягән булалар. Шул чагында ук ананың күңеле дөньяның тыныч түгеллеген сизә.
— Сез бит сугышка китеп барасыз, улым, — дип әйтә борчуга төшкән Ирина.
Күз яше аша үзенә төбәлгән әнисенә Эльмир берни дә сиздерми.
— Безне хәрби өйрәнүләргә генә күчерәләр, — ди ул тыныч тавыш белән.
Бу хакта безгә Иринаның туганнан туганы, «Туганайлар» редакциясе белән хезмәттәшлек итүче карендәшебез Лариса Әхмәтшина сөйләде. Махсус хәрби операциядәге улы Эльмирны сораучыларга да Ирина Павловна:
— Гомумән, беркайчан да хәрби бәрелешләр турында сөйләгәне юк. Миңа гына түгел, апасы Эльвирага да, җизнәсенә дә ул турыда берни әйтми. Хәтта без аның төгәл генә кайсы юнәлештә икәнен дә белмибез. Телефоннан сөйләшүләр дә юк, атнага бер тапкыр элемтәгә чыга, анда да СМС кына язышып алабыз, — дип әйтү белән чикләнә икән.
Подполковник Эльмир Муфтахутдинов, командир буларак, кыска вакытлы ялга бик сирәк кайта. Чираттагы ялына аның бер ел да ике ай үткәч кенә кайта алганын әйтә махсус операциядәге улы өчен ут йотып яшәүче әнисе. Әнисе һәм туганнары белән бергә, Эльмирны хатыны һәм улы да өзелеп көтәләр. Әтисе моннан берничә ел элек вафат булган аның.
2021 елда Эльмир тамырлары Яңа Мәлкәннән булган, үзе Чаллыда туып-үскән керәшен кызы Эльвира Орлова белән гаилә корган.
— Туена да көчкә генә кайтып җитте, аны алыштырырыга кеше булганчы, җибәрми тордылар, — дип ул вакытны искә ала әнисе Ирина.
Эльмирлар батальонын көнбатышка күчергәнлектән, хатыны Эльвира Ивановна туган якка әйләнеп кайткан. Берничә айдан уллары Ильвин туа.
— Эльмир беренче тапкыр күргәндә, улына биш ай иде. Хәзер инде бишенче яше белән бара. Әтисен шул ялларга кайтканда гына күреп кала, — ди Ирина Павловна. — Бу хәлләрне тизрәк туктатсыннар да, балам исән-сау кайтып, улын тигезлектә үстерсеннәр иде. Бер генә минутка да уемнан чыкмый, балам турындагы уй белән торам, тәүлектәге һәр минутын Эльмирны уйлап үткәрәм. Төнлә уянсам да башымда гел шул гына. Балалары хәрби операциядә булган бөтен әниләр дә минем хәлдәдер инде. Тизрәк илдә тынычлык урнашсын да, улларыбыз әйләнеп кайтсын иде.
Карендәшебез Ирина Павловнаның һәм, гомумән, барлык аналарның да йөрәк түреннән чыккан теләкләре кабул булсын да, дөньяларда тынычлык урнашып, улларын сау-сәламәт килеш кочакларына алсыннар иде. Ә хәзергә, бу изге теләкләр тизрәк чынга ашсын өчен, Көнчыгыш хәрби округының 77нче аерым пилотсыз системалар полкы командиры подполковник Эльмир Муфтахутдинов һәм аның шикелле меңнәрчә батыр ир-егетләр махсус операциядә хәрби бурыч үти...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев