2020 елда православ бәйрәм көннәребез
Олы православ бәйрәмнәре
7 январь – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн
14 январь - Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн
19 январь - Качману (Крещение) Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн
15 февраль - Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн
1 март - Пручти. Кичерешү көне
7 апрель - Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн
12 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне
19 апрель – Пасха. Олы көн. Ходайыбыз Иисус Христос үлгәннән соң терелеп торган көн
22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн
28 май – Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн
7 июнь – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн
8 июнь – Святый Тын көне (Духов день)
7 июль - Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн
9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне
12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн
21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн
2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне
9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне
14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн
19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн
28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн
29 август – Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн
11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн
14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне
21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн
27 сентябрь - Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн
14 октябрь - Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне
4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне
14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне
21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне
4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн
19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне
* * *
Озын уразалар
2.03-18.04 – Олы ураза
15.06- 12.07 – Питрау уразасы
14.08-27.08 – Успение уразасы
28.11.2020-06.01.2021 – Рождество уразасы
Фото: Татмитрополия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев