Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Питрәчтән Анастасия Долгова: тормышны чагылдырган шигырьләр авторы

Анастасия Макаровна, 1947 елда Питрәч районының Иксуар авылында дөньяга килгән.

Аның тормышчан, көн дә кичергән хис-кичерешләрне чагылдырган шигырьләре район газетасында да, «Туганайлар»да да даими басылып чыга. Аның иҗатында һәр кеше үзенең күңеленә якын булган, тормышның төрле якларын тасвирлаган юлларны таба ала.

Хыял, хыял...

Әйтче, кай җирләрдә яшәр идең — 
Гомер юлың кире борылса?
-- Иксуар таңнарына очар идем...
Үткәннәргә кабат юл булса!.

Иң беренче инеш буендагы
Сыеныр идем тирәкләремә,
Салкын чишмә суын алыр идем,
Мөлдерәмә чиләкләремә.

Балачактагыдай колач җәеп,
Йөзәр идем бака күлендә.
Хәтфә чирәмнәрдә тәгәрәр идем,
Каз бәбкәләр белән бүген дә.

Аннан яшьлегемә йөгерер идем,
Сөяр идем, чын ир-егетне,
Кыр батырларына тиңдәш булган
Җир кешесен –  үзем кебекне.

Аунап үскән җылы туфрагымда 
Багар идем балаларымны.
Олыгайгач, урман бирер иде,
Таянырга таякларымны.

— Чү, ниндидер тавыш ишетелә...
Күке гомер саный түгелме?
Хыял, хыял... Һәр йөрәктә күбәү,
Их, кайтарып булса, гомерне.

Фото Анастасия Долговадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев