Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Мамадыштан Елена Зайцева шигырьләре

Елена Зайцева шигырьнең көчен кадерли, аларны язып ул үз тормышын ничек баета, күңелен юата.

Суынган эз
Бер суынган эздән кире бармам, – 
Юлым уңмас, чатлар аерылган.
Очып булмас биек кыядан да,
Күптән инде канат каерылган.

Суынган эз җиде юл чатында,
Калды инде бары бер юлда.
Аяк атлый, ә ул алып бара
Салкын кабер, син юк янымда.

Бер суынган эзләр җылынмыйлар,
Кулларымны куям өстенә.
Жылы биргән төсле җир сулышы,
Йөрәк елый, сыкрый бер көйгә.

Бер суынган эздән кире атлыйм,
Ярты йөрәк белән китәмен.
Кайтарчы, дип ялынмыйм да инде,
Юлы юк шул, кылдан үтәсең.

Авыр икән, мин дә, кылдан үтәм
Синсез күптән йөрәк яртылаш.
Барсам салкын кабер каршы ала,
Җанымда күптәннән тора таш.

Бер суынган эзләр җылынмыйлар,
Гомер аты чаба тышаусыз.
Кеше саен бер таягын ташлый,
Язмыш дигән усал аяусыз.

Адаштым

Адаштым да, буранга уралдым,
Өнемдәме, әллә төш күрдем?
Бер мизгелгә югалыплар калдым,
Яндым да мин, пыскып тиз сүндем.

Адашыпмы яңгырда чыландым,
Кыштан китеп язга төрендем.
Берләп түгел, инде меңләп тапкыр
Терелттең дә, янә үтердең.

Адаштырма, яңгырлы көз калды,
Уйнама да, салма утка да.
Шуны сизәм. Гомер – утлы күмер,
Ә мәхәббәт – юка пыяла.

Үлчәүләргә салып үлчәр идем

Үлчәүләргә салып үлчәр идем,
Сатып алып булса яшьлекне.
Өсләремә учлап сибәр идем,
Әгәр туфрак булса, бәхетне.

Кесәләргә тыгып йөртер идем,
Туңган кулга булса бияләй.
Муеныма төймә итәр идем,
Яшьлек тагылмый шул, ник алай?

Кайда калган беркем күргәне юк,
Ә мин беләм кайда иңгәнен.
Яшьлек бит ул йөрәкнең түрендә,
Тоям унсигездә икәнен.

Йөрәк – яшьлек белән, ә бит үзем
Уздым ярты гомер уртасын.
Әле ярый хисләр үпкәләми,
Эзләп йөрми яшьлек тузанын.

Үлчәүләргә салсаң. күтәрә алмас
Күңелдәге шатлык, сагышны.
Борыласым килми узган юлга,
Сикәлтәле булды язмышым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев