Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Дәмәкләр: «Алда Питер», «Апый Микулае»

Мәзәкләрен укып, елмаеп алыйк әле.

Алдар Питер

Һәр авылның үзенә күрә кызык кешесе була. Ул, әлбәттә, йә шаян, йә алдакчы. Питер дәдәйнең «даны» алдакчы буларак таралган. Ул теләсә нинди очракта да кешеләрне алдамыйча китмәгән. Очрашкан чакта дус-ишләре аны хәтта алдама дип кисәтә торган булганнар.

Шулай беркөнне Питер дәдәй җыелышып торган 3-4 авылдашы яныннан үтеп бара икән. Шунда берсе шаяртып:
— Питер дәдәй, нишләп әле безнең янда туктамыйча, берәребезне алдамыйча үтеп китәсең? — дигән.

Питер дәдәй кырыс кына:
—Вакытым юк, әнә Чаллы пристанена баржа белән тоз кайткан, шунда барырга капчык эзлим, — дигән дә, китеп барган.

Җыелып торган авылдашлары, әһә, безгә дә тоз кирәк бит, дип, Питер дәдәйнең чираттагы ялганына ихлас ышанып, тиз-тиз генә Чаллыга бару өчен өйләренә таралалар.

Бер сумга булмый!

Күрше авылда гомере буе авылда хуҗалык сарыкларын көткән Пауый Семены дигән кеше бар иде. Яз көне, көтүләр чыгар алдыннан, авыл җыены үткәрелә иде. Ул елны да җыен җыела һәм көтүне сораган кешеләргә бәя килешәләр. Чират сарык көтүенә җитә. Җыенны алып баручы сорый: «Сарык көтүен кем алырга тели?» Шул әлеге дә баягы Семен: «Мин алам», — дип җавап кайтара.

— Син Семен, сарык башына бер сумнан ризамы?
Семен утырган урыныннан чәчрәп чыга:
— Юк, мин бер сумга риза түгел — кем әйтә шул үзе көтсен.
— Күпмегә риза соң? — дип сорыйлар аннан.
— Бер сумга якын да килмим, ә бер тәңкәгә поҗалыста.

Апый Микулае

Апый Микулае бик эшчән, гадел кеше. Карап торуга бик тыныч, ләкин эченә «горючий материал» керсә, бик ачылып китә. Ни уйласа, шуны әйтеп сала.

Малае Германның туе бара. Кызып алган Микулай дәдәй кодалар каршына килә дә: «Анысы, кода, малайның «золотое» эләкте инде сезгә, ә менә киленне белгән эш юк әле",- дип эчендәгесен әйтә.

Әлбәттә, Микулай дәдәйне туганнары күз йомганчы "безопасный урын"га чыгарып куялар.

Фото: Алиса Аглеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев