Керәшен җыруы: Туй җырулары
Әлеге җыруның сүзләрен чыгышы белән Балык Бистәсе районының Керәшен Казысыннан булган Нина Егорова язып җибәрде.
Өйләнешү – кеше гомерендә була торган иң истәлекле вакыйгаларның берсе.
«Безнең туебыз 1983 елның 9 декабрендә Теләче районының Субаш авылында булды. Керәшен туйлары бик үзенчәлекле уза, бигрәк тә без өйләнешкән сиксәненче елларда шулай иде. Андагы җырлашуларны әйтеп торасы да юк. Әниемнең нәкь менә шушы җыры гомерем буена истә калды:
Тәрәз төбендә, ай, тутый кош,
Ак мамыклар белән тотыгыз.
Безнең бәбкәбез сезгә килә,
Какмый-сукмый гына тотыгыз...
Кара-каршы җырлар күп җырланылды.
Каенанам:
Җәмле Игәнәнең буйларында
Җалгыз ишкәкчеләй мин булдым.
Үз әнкәеңнән аерылуга,
Икенче әнкәң мин булдым…
Менә шулай һәр әйтәсе сүзләрен җыру белән әйтеп бирәләр бит безнекеләр! Аннан инде безнең яктан аш чыкты. Аны чыгарганда да җырлап чыгардылар:
Биек тауларның әй, башында
Җалтырап җата ташлары.
Бу кем ашлары дисәгез —
Кодаларның ди, ашлары...
Казның ботларын безгә бирделәр – әле аңа да җыр җырланды. Калган өлешләрен дә һәр кешегә җырлап бирделәр. Күчтәнәчләр өстәлгә куелгач тагын җырлар башланды.
Әнием болай җырлады:
Мин үстердем кызымны,
Син үстердең улыңны.
Гомерлеккә дус булырга
Бир, кодагый, кулыңны.
Каенанам җыр белән җавап бирде:
Ай булса гына иде, булса иде,
Ул сипмәгән баллар булса иде.
Сезнең белән безнең кушылулар
Изге сәгатьләрдә булса иде.
Минем әнкием үзенең пилмәннәрен матур итеп киенеп, чиләк-көянтә белән, гармуннар белән урам буйлап алып менделәр, җырларга да онытмадылар:
Алай иттек, болай иттек,
Арыш куштык бодайга.
Инде шөкер бер Ходайга —
Эшләр китте уңайга.
Мине шулай җырлый-җырлый Субаш авылында калдырып кайтып киттеләр якыннарым:
Алай итәргә кирәк,
Болай итәргә кирәк.
Кодаларга рәхмәт әйтеп,
Кайтып китәргә кирәк»,— дип искә алып сөйләде Нина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев