Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшләребездән шигъри тәлгәшләр

Герогий Ибушев, Никифор Тукмачев, Анастасия Усачева, Елена Грнигорьева иҗаты.

Могҗиза көтәбез
Яңа елларны көтәбез,
Көннәрне саный-саный.
Могҗиза өмет итәбез,
Күңелләр — һаман сабый.

Кара көзләрне уздырдык,
Кышларга чыдарбызмы?
Ходай саклап, исән-имин
Язларга чыгарбызмы?

Еллар тора кыл өстендә,
Ил белән ил сугыша.
Шушыдыр ул — үтүебез
Сират күпере аша.

Үземчә
Кыяларны яуламадым,
Йөрдем үрләрдә генә.
Мактасалар да мактарлар
Салгач гүрләргә генә.

Йолдыз булып балкымадым, 
Калдым күләгәләрдә.
Тез чүгәргә теләмәдем
Үземнән түбәннәргә.

Хөсетлеләрне кичердем,
Мескеннәр булган хакка.
Эчкерсезләргә көч бирдем
Күңеле сулган чакта.

Зар елап эч бушатмыймын,
Эшләр булса да харап.
Бүгенге көнгә сөенәм,
Үткәннәремә карап.

Беркемгә дә тагылмадым,
Йөк булмадым һичкемгә.
Тинтәкләргә юл куям, 
Калмаган дип, ул көнгә.

Шөкер, соранып йөрмәдем,
Бурычка да кермәдем.
Иман белән кабул иттем,
Ходайның бар биргәнен.

Шуны аңлап, белеп яшим:
Дине юкның — көне юк.
Йә, Ходаем, үзең сакла,
Бу дөньяның кеме юк...
Никифор ТУКМАЧЕВ.


Җанда — үткәннәрнең тавышы
Жәлләмә лә үткән елларыңны, —
Барысы да синең гомер лә.
Булган булган инде, ялгышусыз
Кем яшәгән, йә, әйт?! Үкенмә.

Алга карап яшә.Узган гомер 
Юкка чыккан гомер түгел ул.
Бу тормышның бөтен барын-югын
Күргән, белгән, тойган гомер ул.

Ничек итеп җаннан йолкып алып,
Онытырга була үткәнне?
Исеңә төшер, ярсу йөрәк белән,
Сөйгәнеңнең килүен көткәнне.

Тормыш шундый мизгелләрдән тора,
Бәхете бар аның, кайгысы.
Йомгак булып уралган ул җанга,
Җанда — үткәннәрнең тавышы.

Жәлләмә лә үткән елларыңны,
Тыныч күңел белән, шөкер диеп,
Сөеп-сөелеп яшә бу гомернең 
Мизгел генә икәнлеген белеп.

Тагын китәм
Тагын китәм менә, ишек бикләп,
Җылы өем минсез суыныр.
Яфракларын койган алмагачтан
Иртәләрен ак бәс коелыр.

Көчкә чыгып китәм, әйтерсең мин
Кайрып алам өйдән җанымны.
Тәрәзләрем уйга чумып кала,
Бакча сукмагында — көз моңы.

Ничә еллар кайтып җылынам мин,
Шушы туган, изге нигездә.
Әнкәм куенында кебек тоям,
Мин үземне туган өемдә.

Тик нишлисең, тормыш шәһәрдә бит,
«Эшлисеңме?» — диләр. Эшлимен.
Менә шушы авыл белән шәһәр
Арасында әле йөримен.

Гомер буе сагнып яшәдем мин
Зур шәһәрдә туган нигезне.
Һәрчак тойдым шушы таш калада
Ятим бала сыман үземне.

Тагын китәм менә, коштай очып
Кайтасымны белеп бер көнне.
Туган өем, әнкәй кочагында 
Кебек тоям синдә үземне...
Георгий ИБУШЕВ.


Беренче кар
Беренче кар оча, таҗлы-таҗлы,
Аклык өстәп шушы дөньяга.
Беренче кар әле кунак кына, 
Җепшек кар бит-чәчләрдән тама.

Мин сокланам аның аклыгына,
Сафлыгына карыйм сокланып.
Кышлар килер... Имин булсын кышы,—
Яуган карга басам шатланып.

Ап-ак карлар оча, җиргә куна,
Ак юрганга төрә дөньяны.
Җанга бер рәхәтлек өстәлгәндә,
Сокланмыйча аңа буламы?..

Җир өстенә бер гүзәллек өстәп,
Беренче кар оча җилләрдә.
Саф һавасы җанга рәхәт бирә, —
Күңелләрдә шатлык тибрәлә.
Анастасия УСАЧЕВА

 

Имин көннәр — бар җиһанга
Иске җыллар үтеп китте,
Җаңа җыллар килеп җитте...
Нардуганлы Кырлач бабай,
Ак самими шатлык төяп,
Ат-чанасын эшкә җикте:

Кояшлы яз алды җиргә,
Чәчәкле җәй — өр-яңасын.
Муллык белән көзен өеп,
Шыплап тулды ел чанасы.

Җырлый-җырлый наз өләшә,
Саулык, сихәт — һәрбер җанга.
Акланырлык өмет белән
Имин көннәр — бар җиһанга!
Елена ДАНИЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев