Хәбәрләр

Үрәсбаштан Анна Кузьминага Президентының котлау открыткасы тапшырылды

Кукмара районында тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котладылар

Үрәсбаш авылыннан Анна Кузьминага 90 яшь тулды. Анна түти — сугыш чоры баласы, шактый сынаулар үткән кеше. Аның тормыш юлы — ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары килгән. Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылган.

Анна Кузьмина сугыш елларында ул, күпләр кебек, кырда эшләгән, ашлык җыйган, фронтка ярдәм иткән. Юбиляр бүгенге көндә дә актив тормыш алып бара: күршеләре белән аралаша, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Анна Кузьмина кунакларны кабул итәргә бик шат булды, аның күзләрендә яшь күренде. Кунаклар аңа олы хөрмәт күрсәтеп, истәлеккә фотога төшкәннәр. Анна түтигә озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.

Анна түти кунакларны елмаеп каршы алды
Анна түти кунакларны елмаеп каршы алды

Новости Кукмора

Фотолар А. Гатауллинадан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев