Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «УРАМ» экстрим-паркында республика яшьләре белән очрашты. Бу хакта ул МАКСтагы каналында сөйләде.
«Мондый очрашулар безнең өчен бик тә мөһим. Алар яшьләрнең ничек яшәвен, нәрсә белән кызыксынуын һәм нинди инициативалар тәкъдим итәргә әзер булуын яхшырак белергә ярдәм итә. Бу традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез!» – дип язган Миңнеханов.
Рәис шулай ук Татарстанда яшьләрнең үсеше өчен тиешле шартлар тудырылуын әйтте. Республикада заманча инфраструктура үсеш кичерә, яшьләр оешмаларына булышлык күрсәтелә һәм ярдәмнең төрле программалары гамәлгә ашырыла.
Татарстан Рәисе республикада яшьләр үз сәләтен ача һәм аны практикада гамәлгә ашыра ала торган мохит тудыруны әлеге эшнең төп бурычы дип атады.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев