Хәбәрләр

Юшады халкы бердәм булып өмәгә чыкты

26 сентябрьдә Минзәлә районының Түбән Юшады авылында бик игелекле эш башкарылган — авылдашлар бергәләшеп, зиратны тәртипкә китергәннәр.

Бигрәк тә балаларның тырышлыгы сөендерде. Алар олылар белән беррәттән, аруны белмичә, чүпләрне җыештырганнар, корыган ботакларны ташыганнар. Бу — әти-әниләренең дөрес тәрбиясе нәтиҗәсе. Балаларны кечкенәдән хезмәтне яратырга, үткәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтү — киләчәк өчен иң мөһим бурыч. 

«Өмәдә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Бер генә үтенечебезне дә кире какмыйча, вакыт табып килгәнегез, үз өлешегезне керткәнегез өчен зур рәхмәт. Кылган ару гамәлләрегез үзегезгә мең яхшылык булып ирешсен! Бердәм булганда гына авылыбыз ямьле, зиратларыбыз пөхтә була», — ди авылдашлары Наталья Чепкасова.

 

Түбән Юшадының бердәм халкы
Түбән Юшадының бердәм халкы

 


Нет комментариев