Хәбәрләр

Зичәбашта «Бу җирне ничек яратмаска?» исемле кичә узды

Кичәдә Ватан, гаилә һәм балачак турындагы җырлар яңгырады.

Зәй районының Зичәбаш авылында Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елына багышланган «Бу җирне ничек яратмаска?» исемле кичә оештырылды.

«Газиздер син, туган ягым» һәвәскәр берләшмәсендә катнашучылар туган як тарихы белән таныштырдылар. Чарада бик җылы һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. Тамашачылар алып баручылар белән рәхәтләнеп аралаштылар, чыгыш ясаучыларны җылы кабул иттеләр һәм чын күңелдән кул чаптылар. Кичәнең рухи атмосферасы берәүне дә битараф калдырмады.

Зичәбашның тату халкы
Зичәбашның тату халкы 

Кичә ахырында авыл җитәкчеләре һәм мәдәният хезмәткәннәре чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерделәр. «Бу җирне ничек яратмаска?» кичәсе халыкны берләштерде, туган якка мәхәббәтне ныгытты. Чарадан соң күп кенә тамашачылар үз истәлекләре белән уртаклаштылар: кемдер бала чагында ук тыңлаган җырларны искә төшерде, кемдер авыл тарихына кагылышлы гаилә хикәяләрен сөйләде. Бу кичә — Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елында чын мәгънәле вакыйга булды.

 

Г.Салахова фотолары.


Нет комментариев