Хәбәрләр

Ләкелеләр «Сөлге фест» фестивалендә катнашканнар

Түбән Кама шәһәренең «Семья» паркында «Сөлге фест» фестивалендә тирә-як районнардан фольклор ансамбльләре, кул эше осталары катнашкан.

Фестивальгә Түбән Кама китапханәчеләре 18 метр озынлыктагы бизәкле сөлге әзерләгәннәр. Россиядәге халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган бу фестивальдә Ләке авылының «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясаган.

«Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле
«Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле

Керәшен милли киемле «Игәнә»леләрне, алар әйткән керәшен җыруларын тамашачы озак алкышлады. Шулай ук, Олы Аты авылы егете, карендәшебез Владислав Архереев җыруларын да яратып тыңлаганнар. Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова, «Игәнә» җыручылары фестивальдә оештырылган күргәзмәләрне һәм мастер-классларны карап, тамашачыларны керәшен культурасы белән таныштырганнар.

Римма Антонова фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев