Хәбәрләр

Мария Васильеваның сугыш чорына туры килгән балачак истәлекләрен барлый

Саба районының Төбәк авылында гомер кичерүче карендәшебез, ветеран укытучы Мария Васильева «Туганайлар» газетасын яздыртып алучы бердәнбер кеше. Сугыш чоры турындагы язмаларны укыгач, узганнарны искә төшерә. Истәлекләрне безгә кызы Венера Васильева юллады.

40 ел балалар укыткан

Сугыш башланганда әниемә 12 яшь була. Ул — Мамадыш районының Казаклар (Югары Әрнәш) авылында туган. Сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән, кырда эшләгәннәр. Мамадыш педагогия училищесында укыганда да аларны Мамадыш агробазасына эшкә йөрткәннәр.

Мария Терентьева — кыз чагында
Мария Терентьева — кыз чагында

 Училище тәмамлагач, Югары Тегермәнлек, Владимир, Түбән Әрнәш, Таулар авылларында балалар укыта. Балык Бистәсе районының Алан-Полян егете, ветврач Иванга кияүгә чыккач, Төбәк авылына килеп төпләнәләр. Төбәк мәктәбендә башлангыч классларда 27 ел укыткан әниемнең педагоглык стажы — 40 ел. 

Мария Николаевна — Тегермәнлек мәктәбе укучылары белән (1947 ел)
Мария Николаевна — Тегермәнлек мәктәбе укучылары белән (1947 ел)

Июнь аенда туксан җидесен тутырган әнием әле дә авылда яши, эшсез торганы юк. Себерке дә бәйли ул, бәрәңге дә чүпләшә…

«Туганайлар» газетасын укыганда, махсус хәрби операциядәге карендәшләр өчен борчыла. «Кайчан тынычланыр икән бу дөнья» дип, көн саен кабатлый. Сугыш үзәгенә үткән шул аның. Әтисе, ике дәдәсе, әтисенең бертуганнары Бөек Ватан сугышына алынганнар. 1941 елның сугыш башланган 22 июнь көнен хәзер дә искә төшереп сөйли әнием.

1941 елның 22 июне

Бервакыт авылда хәбәр тарала: «Сугыш башланган!». Моны ишеткәч, малайлар һәм кызлар Күчтиләр турына чабыша башлыйлар. Күчтиләр капкасына эленгән белдерүдә «Сугыш башланды» дип язылган һәм Вячеслав Молотов сүзләре китерелгән: «Наше дело правое, враг будет разбит, победа будет за нами!». Белдерүне укыган малайлар кычкыра башлый: «Без җиңәбез! Мы победим!». Ул минутларда бала-чага гына түгел, олылар да Бөек Ватан сугышының ничә елга сузыласын, илгә, һәр гаиләгә күпме кайгы киләсен башына да китерә алмый. 

Иртәгәсен авыл егетләрне, ирләрне сугышка озата башлый. Иң беренче армия хезмәтеннән кайтканнарны алалар. Сугышка киткәндә, егетләр җыру суза:

Басу капкасын чыккач та,
Уңга каерылгач та,
Рәхәт яшәгез, туганнар,
Бездән аерлыгач та...
Озата баручылар, күз яшьләре аша, китүче солдатларга саубуллашу сүзләрен җыру белән әйтә:
Басу капкасын чыккач та
Уңга киткән юл булыр.
Чыгар кояш, сибәр нурын, —
Бездән сәлам шул булыр…

Шулай кара-каршы җырлашып авылдан сугышка чыгып киткән ир-егетләрнең күбесе яу кырында ятып калган. Казаклар авылында өй саен икешәр, өчәр кеше туган якка кайта алмаган.

Әтисе, ике дәдәсе 

Әниемнең әтисе Николай Терентьев һәм дәдәйләре Василий белән Иван, шулай ук, әтисенең бертуганнары Александр һәм Егор фронтка алына. 

Өйдәгеләргә Николай бабайның ике мәртәбә үлем хәбәре килә. Беренчесе — яу кырыннан, икенчесе — яраланып, Чистай госпиталендә ятканда. Әнием бәхетенә, Николай бабай исән-сау кайта. 

Василий дәдәйне сугышка Бакуда эшләгән җиреннән алалар. Дунай елгасында аларның хәрби корабленнән әллә ни ерак түгел, бомба шартлый. Шартлау дулкыны корабльдәге морякларны суга атып бәрә. Василий дәдәй йөрешен акрынайтмаган корабль артыннан өч чакрым йөзеп бара... Утлы фронт юллары үткән Василий дәдәйнең, батырлыклары өчен, орден-медальләр белән бүләкләнүен дә еш искә ала әнием. 
Әниемнең Иван дәдәсе унҗиде яшеннән сугышка китә. Литвадагы Каунас шәһәрендә постта торуын, бик ынк саклын тидергәнен язган була ул хатында. Ул да сугышта катнаша. 

Сугыш беткәч тә, Василий һәм Иван дәдәйләрне өйгә тиз генә кайтарып җибәрмиләр. сугыштан Алар туган якка 1947 елны гына кайталар. Өйдәгеләренең шатлыгына чик-чама булмый. 1923 елны дөнья килгән Василий дәдәй 2000 елда арабыздан китте. Аннан дүрт яшь кече Иван дәдәй кыска гомерле булды, аны 1983 елны югалттык.

«Баш очында ипие калды» дип әйтегез…

Николай бабайның бертуганнарыннан Александр яраланып, дошман танкы астында калып һәлак була. Немец танклары килә башлагач, безнең сугышчылар урманга таба чигенә. Өсләренә ыжгырып дошман танкы килгәндә, иптәшләренең яраланган Александр дәдәйне коткарыр мөмкинлеге булмый…

Бабайның икенче бертуганы Егор дәдәй дә туган-үскән авылына әйләнеп кайта алмый. Ул әсирлеккә төшә. Олы гәүдәле Егор дәдәй әсирлектә ачка бик интегә. Хәле авырайгач, яшерен оешма членнары аңа бер телем ипи бирәләр. Ләкин Егор дәдәй ул ипине ашый алмый инде. Аны үзе яткан урынга, баш астына тыгып куя. 

— Кайткач, «ачтан үлмәде, баш очында икмәге калды» дип әйтегез, — ди үзе белән әсирлектә булган авылдашларына…

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 81 ел үтсә дә, әнием ул еллардагы авырлыкларны кичәгедәй хәтерли. Авылга, янына кайткан саен, шул чор истәлекләрен хәтерендә яңарта. Сөйли-сөйли дә, махсус операциядәге якташлар өчен борчылып, «кайчан гына тынычланыр инде бу дөньялар» дип, уфтана. 

Мария Васильева
Мария Васильева

Венера ВАСИЛЬЕВА.
Казан шәһәре.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев