Мамадыш районындагы Түбән Әрнәш авылы егете Федор Крешковның моннан берничә ел элек күчмә мунча төзегәне турында язган идек. Быел исә ул тагын шундый бер мунча һәм учак өчен зур шар формасындагы чаша ясаган.
Күчмә мунча
Оста куллы Федяны авылда гына түгел, районда да белмәгән кеше сирәктер. Ул үзе Казанда төзелеш өлкәсендә эши. Кулыннан килмәгән эш юк. Башында кызыклы яңа идеясе туса, аны озакка сузмыйча чынга ашыра ул. Быел әнә шундый ике үзенчәлекле проект эшләп куйган. Берсе — күчмә мунча, икенчесе — учак өчен чаша.
— Минем тәгәрмәчле мунча бар иде инде. Анысы авылда, өй янындагы чишмә буенда тора. Ә икенчесен кайбер урыннарын үзгәртебрәк эшләдем. Башка авылларга, шәһәрләргә тагын йөртергә уңайлырак. Размеры буенча да зуррак булды (2×3 метр), берьюлы 8 кешене сыйдыра. 2025 елның җәй ахырында каркасын алып кайттым да, быел яз көне 2 ай эчендә ясап бетердем. Соңгы ике атнасын көнне төнгә ялгап эшләргә туры килде. Бу эштә ярдәмсез дә булмый әлбәттә, бертуган дәдәләрем, папа, дусларым булышты. Мунча ясау чыгымлы эш. Якынча 400 мең тирәсе китте: прицеп 150 мең, метал каркас — 25 мең; ишек, тәрәзә — 30 мең; тышкы яктан тышланган калае — 30 мең; җылыту өчен фольга — 25 мең; идән, вагонка, ләүкә такталары — 65 мең; миче, ташлары — 60 мең, мунча эчендәге кирәк-яракларга — 20мең.
Ул иң башта мунчаны арендага бирергә уйлаган булса да, соңыннан бу уеннан кире кайта. «Үзебез өчен кулланабыз, табигатькә чыкканда калдырмыйбыз» дип әйтә.
Учак өчен чаша — ишегалды бизәге
Быел Федор җәй көне учак өчен түгәрәк чаша да ясап куйган. Кызык өчен интернет-кибетләрнең берсендә бәяләрне дә караган. Ул эшләгән чашалар 40 меңнән башлана икән.
Барысы да гади кызыксынудан башланган. Интернетта мондый конструкцияләрне күргәч, Федя үз дә шуңа охшаганны ясап карарага уйлый.
— Беренче карашка аның бернинди авырлыгы да юк. Өстәвенә төзелештән калган торба кисәкләре бик күп. Алар тик ятканчы файдалы эшкә тотылсын дидем. Чашаның нигезе — ярымтүгәрәк формасындагы диаметры 50 сантиметр булган диск тәшкил итә. Чашаның гомуми биеклеге 1,4 метр булды, диаметры 1 метрдан артыграк, — дип сөйли Федор.
Ә иң кызыклысы андагы вак элементларның саны. Монда профиль торбасының (50×25 һәм 40×40 мм) меңгә якын кисәге кулланылган. Шул вак кисәкләрне бер-берсе белән эретеп ябыштырган.
— Иң авыры метал торбаларны кисүе булган. Болгарка туктаусыз эшләде. Ә эретеп-ябыштыруы артык күп вакытны алмады. Чыгымнарга килгәндә, болгарка өчен 200ләп кисү өчен диск, 2 килограмм чамасы электрод һәм 6 баллон җылылыкка чыдам краска китте. Чашаны август уртасында ясый башлаган идем. Моның никадәр вакыт һәм көч тәлам иткәнен белсәм, бәлки алынмаган да булыр идем. «Кирәкме инде бу миңа» дип уйлаган вакытлар да булды. Тик шулай да, башлаган эшне ярты юлда ташлап калдырасы килмәде, — дип сөйли Федя.
Әлеге зур шар Крешковлар ишегалдының бизәгенә әверелгән. Кичләрен шунда учак ягып, ял итеп, көч туплау урыны булып тора.
«Тагын нинди кызыклы проектлар көтелә?» дигән соравыма: «Идеяләр бар, тормышка ашыргач, «Туганайлар» беренчеләрдән булып белер» дип җавапны кыска тотты Федор Иванович.
Фотолар шәхси архивтан.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев