5 октябрь — Халыкара укытучылар көне. Бәйрәм уңаеннан, укытучылыкка гомерен багышлаган Валентина Мартынова укучылар белән эшләүнең нечкәлекләре турында сөйләде.
«Укытучы эшенең иң мөһим өлеше — ярдәмчел мохит булдыру»
Валентина Мартынова Казан шәһәрендәге 170нче күп профильле лицейда рус теле һәм әдәбияты укыта, хезмәт стажы — 38 ел. Валентина Сергеевна 9нчы класста укыганда, Мамадыш районының Албай урта мәктәбенә рус теле укытучысы Сергей Тупаев килә. Яшь укытучының үз эшен мавыктыргыч итеп башкаруы Валентинаның бу фәнгә кызыксынуын тагын да арттыра. Укытучы булырга җыенуын белгәч, Сергей Дмитриевич аңа «Энциклопедия юного филолога» китабын бүләк итә. Бу китап аның өстәл китабына әйләнә. Валентина Сергеевна остазына бүген дә рәхмәтле.
Ул вакытта барлык фәннәр дә татарча алып барыла. Институтка кергәндә, студентлар русча начар сөйләшә, әмма барлык имтиханнар да русча үтә. Тарих буенча сөйләгәндә, Валентина бер сүзне онытып, татарча дәвам итәргә сорый. Барысы да аптырап: «Син рус түгелмени, татарча каян беләсең?» — дип сорый башлыйлар. 70-90нчы елларда керәшеннәр турында мәгълүмат аз була. Валентина Сергеевна әйтүенчә, хәзер традицияләребез, бәйрәмнәребез популяр. Ул халкы белән нык горурлана.
Соңгы елларда укытучылыкта зур үзгәрешләр: билгеләр — электрон көндәлектә, өй эшләре — онлайн-платформаларда. Валентина Сергеевна, әдәбият укытучысы буларак, балаларның аз укуына борчыла. Китапларны телефон алыштыра, балалар аз сөйләшә, әсәрләрнең эчтәлеген начар белә, үз фикерләрен әйтә алмый. Аның фикеренчә, укытучы эшенең иң мөһим өлеше — ярдәмчел мохит булдыру.
«Һәр укучы үз потенциалын ачарга һәм мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнергә тиеш. Укыту — коры мәгълүмат тапшыру гына түгел, ә тирән психологик һәм тәрбияви процесс. Әгәр бала хата ясарга курыкса яки үзен класста артык итеп хис итсә, ул дәрескә теләп бармаячак. Шуңа күрә укытучы җылы атмосфера тудырырга тиеш, чөнки хаталар — үсешнең бер өлеше», — ди тәҗрибәле укытучы.
Бүген, мәгълүмат күп булган чорда, укытучыга әзер җаваплар түгел, ә дөрес сораулар бирергә өйрәтү мөһимрәк. Анализлый, шикләнә һәм дөреслекне эзли белү — киләчәк өчен төп күнекмә. Мәктәптә балалар дуслашырга, конфликтларны чишәргә һәм коллективта яшәргә өйрәнүләрен искәртә Валентина Сергеевна.
«Һөнәремне дөрес сайладым»
Укучылар төрле була. Олимпиада җиңүчеләре, старосталар, музыкага, рәсем сәнгатенә талантлылар, төрле чараларда катнашучылар — укытучы күңелендә аеруча эз калдыра. Валентина Сергеевна Чуваш Республикасында эшләгәндә, театр студиясе оештыра. Укучылар белән призлы урыннар алганын горурлык белән сөйли. Дисциплина бозучылар да укытучы күңелендә озак саклана.
«Андыйлар белән эшләү күп көч таләп итә. Дөрес тәрбия алымы белән мондый укучылар да тормышта уңышка ирешә. Балалар үзләрен шәхес буларак хөрмәт итүләрен сизгәндә, класста дисциплина үзеннән-үзе туа, ә катлаулы материал җиңелрәк үзләштерелә», — дип искәртә ул.
«Мин иң бәхетле кеше, чөнки үз һөнәремне дөрес сайладым!», — дип әйтүче Валентина Сергеевна хәзерге заманда мәктәптә эшләүне батырлыкка саный.
«Балаларны яратмыйча, мәктәптә эшләү авыр. Яшь укытучылар хәзер озакка калмыйлар. Профессионализм тәҗрибә белән килә. Көн саен кичәгедән бераз яхшырак булырга омтылырга. Куркыту яки артык дуслык белән авторитет яуларга тырышмаска кирәк. Ярдәм сорарга курыкмаска — бу йомшаклык түгел, ә профессиональлек чагылышы. Хәзерге буын смартфоннар, планшетлар һәм компьютерлар даирәсендә үсә, шуңа күрә электрон ресурслар, мультимедиа презентацияләр укучыларның кызыксынуын арттыра», — дип киңәшләрен бирә ул яшь белгечләргә.
Валентина Сергеевнага бирелгән күпсанлы Рәхмәт хатлары, грамоталар һәм башка бүләкләре аның зур хезмәте билгесе. 2024 елда ул «Мактаулы остаз » билгесе белән дә бүләкләнә.
Дарья Деменьева
Нет комментариев