Укытучы һөнәрен сайлаган яшьләребез белән таныштырып үтәргә булдык. «Яшь мөгаллим» значогы иясе Анита Давыдова Кайбыч районындагы Иске Тәрбит авылында укыта.
Беренче дәрес
Анита Давыдова Кайбыч районындагы Иске Тәрбит авылының М.К.Кузьмин исемендәге урта белем бирү мәктәбендә математика һәм информатика укыта. Стажы — 3 ел.
Анита Радиславовна фикеренчә, хәзерге заман укытучысының төп бурычы — укырга өйрәтү, белемнәрне тормышта кулланырга ярдәм итү һәм укучыларда тәнкыйди фикерләүне (критическое мышление) үстерү. Бу — мәгълүматны сукырларча кабул итмичә, аны тикшерү, анализлау, бәяләү һәм шуннан чыгып дөрес нәтиҗәләр ясау сәләте.
— Укытучы игелекле, ярдәмчел булырга тиеш. Аның барлык балалар белән уртак тел табуы, чын дус булуы кирәк, — ди Анита.
Аның беренче дәресе 2023 елның март аенда, практика вакытында уза. «Бик куркытты», — дип искә ала ул аны. Ә дипломлы булгач, үткәргән беренче дәресенең темасын да, датасын да онытмый.
— Ул вакытта практикадагы кебек түгел, барысы да башкача булды. Җаваплылык, горурлык хисләре ташып торды. Шулай да, «балалар мине аңларлармы?» дигән борчулы сорау башымнан чыкмады. Дәрес бик кызыклы узды, шуннан соң, укытучы һөнәренә тагын бер кат гашыйк булдым.
Яшьлек — ул энергия
Мәктәпкә килүгә үк, Анита балаларны төрле конкурсларга әзерли башлый. Иң беренче «Яшь сәүдияр» коллективы белән «Туым җондозы — 2023»тә катнашып, «Солдат озату йоласы»н күрсәтәләр һәм Казанга, финалга чыгалар. 2024 елны 4–6 класс укучыларын җыеп, коллектив исемен «Алан»га үзгәртәләр. 6 кыз, 1 малай белән башлап җибәрәләр. Алар: Зарина, Милена, София, Миласлава, Даша, Ариша һәм бердәнбер малайлары — Вова. Бу балалар хәзер зурлар инде, аның булышчылары. Анита аларга бик рәхмәтле.
2025 елда балалар саны 14кә җитә. Күп төрле чара-бәйгеләрдә катнашалар. Коллектив — мәктәпнең дә, авылның, районның да горурлыгы! Аларга карап, башка балалар да биергә, җырларга омтылалар. Анита әйтүенчә, бу бик әйбәт. Димәк, балаларының тырышлыгы калганнарны да сокландыра.
Коллективка исемне Анита әнисе белән бергәләп эзли. Авыллары белән бәйле елгаларны, тауларны санап чыгалар. «Алан чаты» дигән чокырга тукталалар.
Анита үзе бер дә тик тормый. Атнаның өч көнендә хезмәттәшләре белән бергәләп, волейбол түгәрәгенә йөриләр. Ике тапкыр, үзе әйткәндәй, «Аланчиклар»ы белән конкурсларга әзерләнәләр. Шушы арада районда оешкан «12 кыз» яшьләр бию төркеменә дә йөри әле ул. Минем белән сөйләшкәндә дә мәш килеп, «Безнең заман» фестиваленә әзерләнә иделәр.
— Өйгә кичке 8–9 да гына кайтырга туры килә. Әти-әнигә, иремә мине аңлаганнары өчен рәхмәт. Аларның ярдәме белән барысы да җиңел бирелә, күп нәрсәгә өлгерәм. Яшь вакытта йөгереп, эшләп калырга кирәк, энергия җитәрлек. Картайгач, өйдә утырырбыз, — ди елмаеп Анита Радиславовна.
Бик арыган чакларда, күңелне елап бушатып ала икән Анита. Тик моны кемгә дә күрсәтми. Һәр кешедә дә бу халәт булырга мөмкин.
— Депрессиягә бирелмичә эшләргә дә эшләргә. Елап аласың да, алга атлыйсың! Мәктәпкә эшкә килгән укытучыларга куркып калмаска киңәш итәр идем. Нинди генә проблема булмасын, барысын да чишү мөмкинлеге бар ул, — дип тәмамлады сүзен яшь укытучы.
Дарья Дементьева
Нет комментариев