Хәбәрләр

Керәшен Шураны «Тормышка 10 000 адым» һәм «Татарстан кроссы«на кушылды

Мөслимнең Керәшен Шураны авылы мәдәният йорты һәм ветераннар советы Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган зур спорт-массакүләм чара үткәрде.

Авыл халкы «Тормышка 10 000 адым» һәм «Татарстан кроссы» акцияләренә теләп кушылды. Катнашучылар спортның көч бирүен, ә хәрәкәтнең тормыш икәнен тагын бер кат исбатлады.

«Җирлегебездә татар, керәшен һәм рус милләтеннән булган халыкларның тату, бердәм яшәвен күрсәтеп, кайбер катнашучылар чарага үз халыкларының милли киемнәрен киеп килде. Бу — йөгерү генә түгел, ә дуслык һәм үзара аңлашу нигезендә төрле мәдәниятләрне берләштергән чын бәйрәм булды. Программа бай һәм креатив иде: барлык теләүчеләр өчен мавыктыргыч уен-лотерея үткәрелде; кроссның иң өлкән катнашучысына бүләк тапшырылды. Өлкән яшьтәге кешеләр — җәмгыятебезнең горурлыгы. Аларны сафта күрүебезгә бик шатбыз; Финишта катнашучыларны «Сәламәтлек бары» көтте: кайнар чәй һәм тәмле карбыз — старттан соң бик яхшы ял!», – диде мәдәният йортыннан Г. Мәрдәнова

Бер гаиләдәй тату яшиләр
Бер гаиләдәй тату яшиләр

 


Нет комментариев