Кич утыру — аралашуның иң җылы төре.
Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәният йорты залындагы бер өстәл артына өлкән буын кешеләре җыелды. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрләндерергә ярдәм итә. Чара дәвамында мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан өлкән буын вәкилләренә җылы котлау сүзләре яңгырады. Көндәлек мәшәкатьләр белән йөргәндә, күңел ачып сөйләшергә һәрвакыт вакыт җитми. Ә бу көнне кунаклар үткәннәрне искә алдылар, тормышларындагы иң якты мизгелләр турында сөйләгәннәр, хатирәләре белән уртаклашканнар.
«Барлык катнашучылар да викториналарда һәм конкурсларда актив катнашты. Чара традицион чәй эчү белән тәмамланды. Чәй өстәле артында өлкәннәр рәхәтләнеп иске җыруларны искә алдылар һәм гармун моңнарына кушылып җырладылар. Кичке утырулар бик җанлы узды һәм һәркем күтәренке кәеф алды», – дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фото авыл җирлегеннән.
Нет комментариев