Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
Татарстан икътисадының һәм технологик лидерлыгының нигезен нефть, газ, химия комплексы тәшкил итә. «Тармак предприятиеләре илдә җитештерелгән нефть химиясе продукциясендә зур өлешне алып тора, республика сәнәгать күләменең 45 проценттан артык өлешен формалаштыра, чимал эшкәртүне системалы төстә үстерә, үз җитештерүләрен диверсификацияли һәм эшнең яңа юнәлешләренә инвестицияләр кертә», – диде ул.
Яңа «Яшел Үзән» махсус икътисади зонасында импортны алмаштыру проектларын, шул исәптән биотехнологияләр өлкәсен гамәлгә ашыру өстенлекле бурыч булып тора, диде Миңнеханов.
Нет комментариев