Татарстанда октябрьнең соңгы ункөнлеге коры, явым-төшемсез һәм чагыштырмача җылы һава торышы белән истә калачак.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, югары атмосфера басымы тәэсирендә Татарстанда аязучан, аз болытлы һава торышы сакланачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы көзге чор өчен шактый уңайлы булачак, әмма төннәрен салкынайтачак.
24 октябрьгә каршы төндә температура +4...-1 градус чикләрендә көтелә. Татарстанның көнчыгышында урыны белән −6 градуска кадәр суытачак. 25 октябрьгә каршы төндә һава температурасы +2...-3 градус тәшкил итәчәк, көнчыгышта исә −5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Көндез исә республикада җылырак булачак: 23–25 октябрьдә һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак.
Беренчел фаразларга караганда, киләсе атна башында да антициклон үз позицияләрен саклаячак. Татарстанда көндезге температура +8...+13 градус чикләрендә булачак, явым-төшемсез һава торышы дәвам итәчәк.
Нет комментариев