Питрәч районының Янсуар авыл китапханәсендә эшләп килүче «Карендәшләр» фольклор коллективы авылдашлары белән музейда Покрау бәйрәмендә очрашты.
«Октябрь борынгы бабайлар чорыннан ук тау итеп, келәү ае булып торган. Бик борынгы керәшеннәр Покрауда басуга чыгып, казан асып, тәкәләр суып, Тәңрегә тау иткәннәр, келәү ясаганнар. Бу — көтүләр кергән, уңышлар җыеп алынган чор. Мал-туар исән-имин йөреп кайткан, икмәк җыелган — барысына да сөенеп, шөкер итеп эшләнелгән. Тәкә пешкәч — янында боткасы да булган. Шушы йола онытылмыйча бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән булса кирәк», — дип аңлатты «Туганайлар»ның элекеге журналисты Валентина Максимова.
Янсуарлылар Покрау көнне зиратка баралар, ә өйдә кунак каршылыйлар икән.
«Покрау табыны түрендә камырдан пешерелгән тәм-томнар тора. Балан, кәбестә, кишер һәм башка яшелчә-җимешләрдән пешерелгән пирог — бәйрәмнен төп бизәге. Бәйрәмнен икенче көнендә бездә элек «ботка» пешерелгән. Музейдагы очрашуга да авылдашыбыз Анастасия түти Крылова, бу матур йоланы искә алып, безне дә тәмле итеп пешерелгән «солы» боткасы белән сыйлады. Ә инде Покрауның өченче көне — килгән кунакларны озату көне булып исәпләнгән» — дип сөйләде Янсуар авылыннан Екатерина Яковлева.
Екатерина Яковлева фотолары.
Нет комментариев