Хәбәрләр

Авыл халкы «Көзге игелек атнасы«нда активлык күрсәтте

Асылда, бу Россиядә уза торган ел саен уздырыла торган ирекле акция (бигрәк тә Татарстанда).

Аның идеясе — волонтёрлар, мәктәпләр, китапханәләр, социаль хезмәтләр һәм битараф булмаган гражданнар төрле изге эшләрне оештыралар. 23 сентябрьдә Зәйнең Якты Күл авылы мәдәният йорты коллективы «Көзге игелек атнасы» кысаларында уза торган «Обелиск» акциясенә кушылды. 

Эшләнгән эш - күңелгә рәхәт
Эшләнгән эш - күңелгә рәхәт

"Безнең хезмәткәрләр бик мөһим эшкә — һәйкәл янында тәртип урнаштыруга вакыт бирергә булдылар. Коелган яфракларны җыйдык, юлларны себердек һәм территорияне тәртипкә китердек. Безнең өчен бу Ватаныбызны яклаган кешеләргә хөрмәт күрсәтү. Уртак тырышлык белән безнең авылның чистарып калуын күрү дә күңелле». – ди алар.

"Көзге игелек атнасы«ннан Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы да читтә калмаган. «Быел ел явымлы булды, үләннәр мулдан үсте. Чишмә буйлары карап торуны тәлап итә. Ел да бу изге эштә Альберт Яковлев белән Ирина Мифтахетдинова үз өлешләрен кертәләр. Бөтен авылдашлар исеменнән аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», — дип яздылар Мәлкәннән.

Авылда игелекле кешеләр булганда
Авылда игелекле кешеләр булганда

 


Нет комментариев