Ләке — Татарстан Республикасының Сарман районындагы авыл.
Җылы көз көнендә, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары кызыклы экскурсиядә булып кайттылар. Бу хакта мәктәп укытучылары безнең белән уртаклашты:
«Балалар үз ягыбыз чишмә суының сафлыгына сокландылар, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, гербарий өчен соңгы чәчәкләрдән һәм төрле төстәге яфраклардан матур бәйләмнәр җыйдылар. Аннары укучылар командаларга бүленеп, кояшлы аланлыкта дәртләнеп футбол уйнадылар, укытучылар оештырган күңелле конкурсларда катнаштылар. Анда һәркем үз сәләтен күрсәтә алды һәм тәмле бүләкләр отты. Чара ахырында барысы бергә кечкенә пикник оештырып, бер-берсен чәй һәм бутербродлар белән сыйладылар. Балалар саф һавада бик күңелле вакыт үткәрделәр: көлештеләр, фотога төштеләр һәм көз табигатенең матурлыгыннан ләззәт алдылар. Өйләренә укучылар бераз арысалар да, бу матур кояшлы көннән бик канәгать булып кайттылар».
Фото мәктәптән.
Нет комментариев