Чистай районының Чуаш Ялтаны урта мәктәбендә аш-су остасы булып эшләүче Наталья Колесникова – «Туганайлар» газетасының даими укучысы.
Ул газетаның һәр санын көтеп ала һәм андагы яңалыклар белән кызыксынып таныша.
«Туганайлар“ — безнең өчен керәшеннәрнең тормышын, бай мәдәниятен һәм элгәреге дини йолаларын саклап калучы һәм яктыртучы бердәнбер газета. Аның битләрендә төрле төбәкләрдә яшәүче карендәшләребезнең язмышы, уңышлары турында укыйбыз, бер-беребез белән танышабыз, аралашабыз. Бу газета мине үз тамырларыма тагын да якынайта, халкыма булган хөрмәтемне арттыра», — ди Наталья Николаевна.
Ул үзенең якташларын һәм барлык керәшеннәрне "Туганайлар"га язылырга чакыра. Чөнки үз тарихыңны, йола-гадәтләреңне белү һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру — һәрберебезнең изге бурычы.
Н.Никитина фотосы
Нет комментариев