Хәбәрләр

Якты Күл авылы волонтерлары үргән челтәрләр саны 650дән артып киткән

Зәй районының Якты Күл авылы волонтерлары да махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре әзерләү буенча үз эшләрен дәвам итәләр.

Үрү процессы вакытны күп таләп итә торган хезмәт, сабырлык һәм төгәллек кирәк, чөнки челтәр сыйфатына хәрбиләрнең алдынгы линиядәге куркынычсызлыгы турыдан-туры бәйле. 
Хәзерге вакытта команда инде 651 сетка үргән. Соңгысы 6×10 метр зурлыгында, бу эре объектларны нәтиҗәле маскировкаларга мөмкинлек бирә. Һәр төен, әзер продукциянең һәр метры — уртак эшкә өлеш кертү һәм СВО үткәрү зонасында булган егетләргә ярдәм итү.

— Безнең маскировка челтәрләре яхшы ышык булсын һәм ир-егетләребезне дошман күзеннән яшәрсен дип телибез. Иң мөһиме — яу кырындагы ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайта күрсен, — диләр волонтерлар.

 

Якты Күл мәдәният йортында эш гөрли
Якты Күл мәдәният йортында эш гөрли

Т.Егорова фотолары.


Нет комментариев