Түбән Биштә 125 ел элек коелган чаң яңадан үз урынына кайтыр
Хәбәрләр

Түбән Биштә 125 ел элек коелган чаң яңадан үз урынына кайтыр

Зәй районының Түбән Биш авылында туып-үскән Лидия Голубева (Иванова) сөенечен белдерде.

“Авылыбыз турында «Түбән Бишем — бишегем, мәктәбем - горурлыгым!» китабын язганда 125 еллык изге колокол узенең кадерле урынына кайтса иде дип, Ходайдан сорый-сорый яздым. Алланың амин дигән чагына туры килгән икән. Авыл халкы колоколны, кайчан да булса иман йорты төзелер дигән өмет белән, кадерләп саклаган», – диде.

Лидия Ивановна бу изге эшне башлаган егетләргә - Александр Анисимовка, Григорий һәм Николай Кузнецовларга, Борис һәм Виктор Кудряшовларга, Валентин Николаевка, Рафаэль Петровка, Виктор Фроловка - зур рәхмәтен белдерә. Аларның тырышлыклары бушка китмәс, башлаган зур эшне уңышлы тәмамларга Ходай аларга ярдәм итәр дип ышана.

Лидия Голубева (Иванова) фотолары.


Нет комментариев