Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тихвин чиркәвендә Ильминскийны искә алдылар

9 январь көнне, Казан шәһәрендәге Алла Анасының Тихвин тәресе храмында керәшеннәренең апостолы, миссионер, агартучы Николай Иванович Ильминский истәлегенә келәү булды.

Керәшеннәрне һәм Идел буе рус булмаган халыкларын үз ана телләрендә укытуга һәм рухи үсешенә зур өлеш керткән Николай Ильминский үлеменә 9 январь көнне 134 ел тулды. 

Аның истәлегенә багышланган бу келәүне  Казандагы Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин җитәкләде.

Әлеге келәүдә барлык керәшен священниклары бергә теләк итте. Болар: Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве настоятеле Димитрий Сизов, Балык Бистәсе районы чиркәүләре священнигы Геннадий Сизов, Балык Бистәсе районы Иванай авылы чиркәве настоятеле иерей Илия Миннихачев.

Келәү чиркәү-славян һәм чиркәү-керәшен телендә барды. Келәүгә Казаннан һәм төрле районнардан карендәшләребез килгән иде.

Николай Иванович Ильминский — педагог, Казан духовная академиясе профессоры, галим, православ дине миссионеры һәм Урта Идел буе халыклары мәгърифәтчесе. Ул беренчеләрдән булып керәшеннәрне үз ана телләрендә укытуга алына, рухи үсешенә юл ача. Уз язулары булмаган керәшеннәр өчен рус хәрефләренә нигезләп, 1862 нче елда беренче алфавитны төзи. Керәшеннәр өчен мәктәп дәреслекләре әзерли. Шуның белән керәшен язуында һәм телендә төрки телләрдә аралашучы халыкларның сөйләмендәге күп кенә уртак үзенчәлекләрне сайлап кала ала. Керәшеннәр өчен беренче мәктәпләр дә Н. И. Ильминскийның соравы һәм катнашы белән ачыла. 

Фотолар: «Храм Тихвинской иконы Божией Матери» группасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев