Хәбәрләр

Татарстанның барлык социаль объектлары җылыту чорына әзер

Татарстанда коммуналь инфраструктураны кышкы сезонга әзерләү финал стадиясенә чыкты, дип белдерде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.

Аның сүзләренчә, социаль өлкәнең барлык объектлары салкыннарга тулысынча әзер, ә торак фонды буенча 18 меңнән артык күп фатирлы йортның бишесе генә җылыту сезонына әзерлек паспорты алмаган әле.

«Бүгенге көнгә җылыту чорын башлау турында карар Татарстанның 21 муниципалитетында кабул ителгән», — дип өстәде Айзатуллин.

Ул ассызыклаганча, республикада аварияләрне булдырмау өчен торбалар, казаннар һәм генераторларны үз эченә алган 160 млн сумлык резерв фонды булдырылган.

Татар-информ


Нет комментариев