Хәбәрләр

Татарстанлылар «Зур этнографик диктант» язачак

3-8 ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак, анда барлык теләүчеләр катнаша алачак.

Акция онлайн-форматта уздырыла, ә катнашучыларның шунда ук дөрес җавапны белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диктант 30 тест биременнән торачак: барлык катнашучылар өчен бертөрле 20 уртак һәм һәр субъектта яшәүчеләр өчен уникаль 10 сорау.

Максималь рәвештә диктант өчен 100 балл алырга була: һәр өлеш өчен 70 һәм 30 балл. Барлык биремнәрне 45 минут эчендә үтәргә кирәк — бу вакыт узгач биремнәр ябылачак. Диктантны өч телдә язарга мөмкин: рус, инглиз һәм испан телендә.

Биремнәр 3 ноябрь төненнән соң акциянең рәсми сайтында урын алачак, ә катнашучы сертификаты, нәтиҗәләрне күрсәтеп, диктант узганнан соң ук формалашачак. Дөрес җаваплар 16 ноябрьдә акция сайтында урын алачак, шәхси нәтиҗәләрне бастырып чыгару 12 декабрьгә планлаштырылган.

Россиядә акция бишенче тапкыр узачак. Узган ел Татарстанда «Зур этнографик диктант» барлык 45 муниципаль берәмлектә 105 мәйданчыкта узды, Казанда акция үткәрү өчен 13 мәйданчык эшләде.

Акция онлайн-форматта уза
Акция онлайн-форматта уза

Татар-информ


Нет комментариев