Авыл җирлекләрендә күмәк игелекле эшләр башкарыла.
«Чишмәләребез — тормышыбыз, тарихыбыз, күңелебез символы»
Мөслимнең Керәшен Шураны авылы мәдәният йорты һәм ветераннар совететы Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында зур эшкә керешкәннәр.
«Без, Керәшен — Шуран җирлегенә кергән төрле халык вәкилләре, бердәмлек турында сөйләү генә түгел, ә аны тормышка ашырырга карар кылдык! Моның өчен туган җир файдасына уртак хезмәт итүдән дә яхшырак нәрсә була ала? Безнең чиста, яңгырап ага торган шифалы чишмәләребез — су чыганагы гына түгел, ул тормышыбыз, тарихыбыз, күңелебез символы да.
Көзнең матур бер көнендә, һәр авыл кешеләре бергә җыелып, үз чишмәләренә яңа тормыш бүләк итәргә чыктык. Зур гаиләдәй, иңгә-иң куеп эшләдек — барысы да бер максат белән берләшкәннәр иде бүген. Чишмәләребез яннарында шаяру-көлү дә булды, җырларыбыз урман буйлап таралды, ә куллар эшләде.
Халык чүп-чарны җыештырды, ярларны чистартты, чишмә юлларын төзекләндерде. Бүген чишмәләребез чисталык белән балкый, Ә йөрәкләребездә-бергә эшли алыуыбызга сөенеп горурлык хисе урын алды. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт! Чишмәләребез — уй-фикерләребезнең сафлыгын һәм бердәмлегебезнең ныклыгын чагылдырсын!», — дип хәбәр итттеләр Керәшен Шураны мәдәният йорты хезмәткәрләре.
«Күмәк эш авылдашларны тагын да берләштерде»
Кукмара районындагы Село-Чурадан да яздылар:
«Бүген без барыбыз да изге эшкә — авылыбыз чиркәве янын чистартырга дип җыелдык. Чиркәү — ул безнең иманыбыз, тарихыбыз һәм рухи мирасыбыз үзәге. Аның яны һәрвакыт чиста, матур һәм ямьле булырга тиеш. Чиркәү янын чистарту өчен Село-Чура жирлеге авылларыбыздан бик күп кешесе — яше дә, карты да бердәм булып җыелды. Жыелган корыган яфраклар себереле, трактор арбасына тутырылып тугелде. Юл кырыйлары тәртипкә китерелде, чиркәү территориясе ямьләнде.
Мондый күмәк эш авылдашларны тагын да берләштерде. Һәркем үз өлешен кертте, беркем дә читтә калмады. Өмә ахырында барыбыз да канәгатьлек хисе белән таралышты. Авылыбыз тагын да матуррак һәм чистарак булды!».
«15-20ләп кеше катнашты»
Балык Бистәсенең Алан-Полян зиратында да зур өмә үткәрелгән. Атнаның өч көнендә узган бу чарада Алан-Полян һәм Лесхоз авылларыннан 15-20ләп кеше катнашкан.
«Алан-Полян авылыннан Степан, Егор Елисеевлар һәм Николай Кутузов техника белән килеп, зур ярдәм күрсәттеләр. Шомбыт авылыннан исә кран машинасы чакырылды. Өмәне авыл җирлеге башлыгы Валерий Федоров белән берлектә, зиратны һәм чишмәләрне карап торучы Елена Кутузова оештырды. Өмәгә килә алмаган, читтә яшәүче кешеләр дә акчалата булыштылар. Татьяна Муллина часовняга почта тартмасы алып биргән, килүчеләр анда үзләреннән әзрәк ярдәм калдыралар», — дип сөйләделәр Алан-Полян кешеләре.
Нет комментариев