Төрледән-төрле

Цезарь салаты кабымлыгы (рецепт)

Гади һәм тәмле рецепт

Кирәк булачак: батон(багет), тавык филесы (яки әзер ысланган тавык), черри(помидор), сыр, салат яфраклары кирәк.

Соус өчен: сметана, майонез, сарымсак, яшеллек.

Батонны телемнәргә кисәбез дә, коры табада ике ягын да кыздырып алабыз. Аннан соң шул батонга әзерләнгән соусны ягабыз.

Өстенә салат яфраклары, телемләп помидор, майда кыздырып алынган тавык филесы (әзерләгәндә тавык филесын төрле тәмләткечләр һәм тоз салып, әзрәк маринадласагыз да була, кемгә ничек ошый) куябыз. Өстенә сыр уып сибәбез.

Өмет журналы

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев