Үзәк урам – һәр авылның йөзе. Мамадыш районының Албай авылында үзәк урамда ташландык хәлдә яткан ике буш йорт бар.
Әлеге йортларның тирә-ягын чүп үләне, куаклар һәм авария хәлендәге агачлар белән капланган. Куаклар урамның күренешен бозып кына калмый, ә янгын чыгу куркынычлыгы да тудыра.
Нәтиҗәдә, күрше йортларда яшәүчеләр зур өмә оештырырга булалар. Куаклыкларны, авария хәлендәге иске агачларны кисеп, үләнне чаптылар. Иң беренчеләрдән булып Алексей Шалкин, Сергей һәм Зоя Ишмаевлар, Петр Филипов һәм Елизавета Гайнендинова эшләгән.
Авыл җирлеге администрациясе җыелган чүп-чарны чыгару өчен техника белән дә ярдәм иткән. Әмма халыкның шәхси транспортыннан башка да авыр булыр иде. Алексей һәм Ога Маловлар гаиләсе дә өмәгә үзләреннән зур өлеш керткән. Гаилә башлыгы үзенең трактор-погрузчигында зур агачларны төяүне тизләткән.
«Өмәдә катнашу ирекле булды. Чистартылган участоклар үзәк урамның йөзен үзгәртте. Яхшы якка үзгәрер өчен читтән ярдәм көтәргә кирәкми: күршеләр белән берләшеп, беренче адымны ясау да җитә», – дип әйтә Албайда яшәүче Сергей Ишмаев.
Фото: «Мамадыш-информ»
Нет комментариев