Мамадыштан Галина Уразлина көн саен 160 артык комбинат эшчеләренә иртәнге, төшке һәм кичке аш әзерли.
Кайчандыр әбисенең кухянсында ашарга пешергән Галина Уразлина хәзер зур бер комбинат эшчеләрен ашата. Аның өчен эшчеләрне туклыклы һәм файдалы ризык белән тәэмин итү – төп бурыч. Ул көн саен аларга 160 кешегә иртәнге, төшке һәм кичке аш әзерли.
Мәктәп елларында ук ашарга пешерергә ярата, ә кулинария көллиятеннән соң ул пешекченең эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше икәнен аңлый. Галина Николаевнаның эш көне иртәнге 6 да башлана. Кухняда аның белән бергә тагын бер повар эшли.
«Җиңел эш беркайда да юк. 4 ел эчендә ияләштек инде. Эшчеләрнең елмаюлары – иң яхшы бүләк. Җаныбызны биреп эшлибез. Һөнәрем башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә һәм үсештә тукталып калмаска өйрәтте», – дип сөйли Галина Николаевна.
Нет комментариев