Кукмара районының Село-Чура авылында мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен «Традиционные пасхальные народные игры» дип исемләнгән мастер-класс ясаганнар.
Бу мастер-класста 5 класс укучылары һәм күрше Байлангар авылынна да укучылар катнашкан.
«Пасха белән якыннанрак таныштырып, безнең авыл җирлегендә Олы көннең ничек узуын сөйләдек. Уеннар уйнадык, биедек тә. Село-Чура клубы хезмәткәрләренең иҗади чыгышлары кичәгә тагын да ямь өстәде», – дип яза оештыручылар.
Нет комментариев