Керәшен ансамбльләре «Безнең йорт - Татарстан» республикакүләм фестиваленең зона турларында катнашкан.
«Безнең йорт — Татарстан» фестивале, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи байлыгын саклау максатыннан, 2012 елдан башлап уздырыла. Татарстан халыклары ассамблеясе, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
Зона турларында карендәшләребез дә катнаша.
Сарман районының Ләке авылыннан «Игәнә» ансамбле «Уракайлар урдым» дигән җыру башкарган. Шулай ук, Ләке авылыннан булган Лиана Самойлоав (Антонова) Тукай районында эшли. Фестивальдә дә әлеге районны тәкъдим иткән.
Менделеевск районыны Иске Гришкин авылыннан «Бигәш» ансамбле дә катнашып, керәшен культурасын күрсәткән.
Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырганнар. Барлык сайлап алу турлары йомгаклары буенча финалистлар билгеләнәчәк, алар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Гала-концертта чыгыш ясаячак.
Нет комментариев